Мари Суыксуында Авыл көне- Гореф-гадәт, культура һәм фольклорны кадерләп саклыйлар
Бүген Мари Суыксуы авылында Авыл көне узды. Мәктәп ишегалдындагы зур мәйдан бүген авылдашларын бергә җыйды.
Бүген Мари Суыксуы авылында Авыл көне узды. Мәктәп ишегалдындагы зур мәйдан бүген авылдашларын бергә җыйды.
Балалардан алып өлкәннәргә кадәр, чит төбәкләрдә яшәүчеләр Авыл көнен көтеп алды. Бәйрәмдә мари халык биюләре, җырлары бер-берсен алыштырып торды. Милли уеннарга чират торып катнаштылар.
Мари Суыксуында яшәүчеләрне хөрмәт итеп Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та Авыл көненә килде.
Мари Суыксуы авылы үзенең телен, культурасын, фольклорын кадерләп саклый. Ватаныбыз азатлыгы өчен махсус хәрби операциядә көрәшүче авылдашлар републикабыз, районыбызның олы горурлыгы. батыр уллар тәрбияләп үстергән халык яши биредә, -диде Ленар Зарипов.
Бәйрәмдә бик күп авылдашларны хөрмәтләделәр.Авылның социаль-икътисади тормышына үзләреннән зур өлеш керткәннәр, батыр уллар үстергән аналарны, иң зур гаилә, авылның иң өлкән һәм иң яшь кешеләрен билгеләп бүләкләделәр.
Авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина, мәктәп директоры, мари автономияле оешмасы җитәкчесе Эдуард Галиев кунакларны бәйрәм белән котлап, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Мәйдан тирәли борыннарны кытыклап чын авыл мичендә тәбикмәк, ә учакта уха пеште. Балалар өчен уен зоналарында күңел ачу мөмкинлеге тудырылган иде. Сату нокталары да халыкка бик матур сәүдә хезмәте күрсәтте.
Авыл көне кичкә кадәр дәвам итә әле. Оештыручылар аны күңелле дискотека белән тәмамланачак, диде.
Авыл көне турында алдагы язмаларыбызда тулырак яктыртачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев