Мәсәде авыл җирлегендә еллык хисап җыены узды
Илсур Тимергаян улы Гатин Мәсәде авыл җирлеген 2024 елның апреленнән җитәкли. Кыска гына вакыт эчендә ул халык белән конструктив диалог булдыра алган һәм җирлек үсешендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешү күзәтелә.
Бүген еллык хисап җыелышы кысаларында Илсур Гатин узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырды. Чара Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев җитәкчелегендәге эшче төркем катнашында узды.
Очрашуда халык җирлек тормышының төрле аспектларына — төзекләндерү һәм инфраструктурадан алып социаль программаларга кагылышлы сораулар бирде. Җитәкчеләр барлык мөрәҗәгатьләргә дә җентекләп җавап бирделәр, халык белән элемтәнең һәм уртак эшнең мөһимлеген ассызыкладылар.
Башлыкның эше һәм киләчәккә планнары турында тулырак мәгълүмат "Актаныш-информ» ресурсларында яктыртылачак. https://vk.com/wall-31077111_66233
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев