Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Сабантуй-2024: Иске Богадыда кыр батырларын, үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр

Бүген Актаныш районы авыл җирлекләрендә Сабантуй бәйрәме гөрли.

Иске Богады авылы Сабантуена еракларга таралышкан авылдашлар белән бергә махсус хәрби операциядәге батырларыбыз да кайтты.

Кыр батырлары, милли бәйрәмебезне көтеп алган сабыйлар бизәүле атларга утырып Сабантуй башлануын игълан итте. 

Махсус хәрби операциядәге батырыбыз Илгизәр Мөхәммәтов барлык райондашларыбызны Сабантуй бәйрәме белән котлый, ул туган авылы Иске Богады авылына якташлары белән күрешергә кайткан. Әлегә Илгизәр авыр яралардан дәвалана. "Никадәр генә каты бәрелешләр кичерсәк тә Җиңү безнең якта булачак", ди Илгизәр.

Кыр батырларын "Алмазагротрейд" ҖЧҖ җитәкчесе Артур Гомәров, җәмгыятьнең "Тамыр" бүлеге җитәкчесе Радик Солтанов исеменнән урынбасар Айрат Хаҗиев котлап акчалата бүләкләр тапшырды. Хуҗалыкның төп "Кыр батыры-2024" исеменә Ильмир Мөхәммәтов лаек булды. Аның иңнәренә Сабантуй бүләге- тәкә салдылар. 

Россиядә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан авылыбызның үрнәк, күпбалалы гаиләләре, җирлегебезнең юбиляр хезмәтсөярләре рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр белән хөрмәтләнде. 

Сабантуй милли уеннарыбыз белән бик күңелле дәвам итә. Халык та акрынлап  төп мәйдан тирәсенә җыела, сыйныфташлар очраша, Татарстанның халык артисты Азат Хөсәенов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Хөсәенова һәм авылның , кайткан кунакларның чыгышлары, җырлары бәйрәм рухы тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев