Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Авылны ямьләндерәләр

Такталачык авылы мәдәният хезмәткәрләре авылны төзекләндерүдә, аны чиста һәм матур тотуда зур тырышлык куя. Аларның көндәлек хезмәте нәтиҗәсендә авылның йөзе елдан-ел күркәмләнә, яшәү өчен тагын да уңайлырак мохит тудырыла. Бүген дә, эссе кояш астында мәдәният йорты хезмәткәрләре ишегалдындагы үләннәрне чабып, җыештырып куйдылар. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә территория күзгә күренеп чистарып, тәртипкә китерелде, авылның гомуми күренеше тагын да ямьләнде.

 

Такталачык авыл китапханәчесе Зимфира Сәрвәрова да бу эшләрдә актив катнаша. Аның сүзләренчә, бүген мәдәният хезмәткәрләре клуб тирәсен тәртипкә китерү белән мәшгуль: үләннәрне чабып, җыештырып, тирә-якны чистарталар.

Чисталык икеайлыгы кысаларында клуб һәм китапханә хезмәткәрләре берничә өмә үткәргән, авылкүләм җыештыруларда да катнашалар. Күптән түгел генә алар Мутиннар аллеясын, шулай ук «Бәхетле балачак» балалар мәйданчыгын чистартканнар, агачларны агартканнар, таганнарны буяганнар. «Язгы эшләрне тулысынча башкарып чыктык», – дип билгеләп үтте Зимфира Нәвис кызы.

Моннан тыш, авылда зур вакыйгага – күренекле шагыйрь Гамил Афзалның тууына 105 ел тулуга әзерлек бара.

Бу уңайдан клуб һәм китапханә тирәләре чәчәкләргә күмелгән, территорияләр аеруча пөхтә итеп җыештырылган. Барысы да бәйрәмне лаеклы каршы алу, кунакларда матур тәэсир калдыру максатыннан башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев