Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Такталачык авыл җирлеге: үзара салым – үсеш нигезе

Бүгенге көндә Актаныш районы авыл җирлекләрендә төзекләндерү эшләре актив дәвам итә. Елның иң кызу чорында – көннәр озын һәм аяз торган вакытта үзара салым акчалары хисабына бик күп проектлар тормышка ашырыла. Такталачык авылында, мәсәлән, Гамил Афзал урамы төзекләндерелә, авылның үзәк юлы тигезләп, кулланылган асфальт вагы түшәлә.

Такталачык авыл җирлегендә халык белән киңәшләшеп, фикер алышып, планлаштырылган эшләрне гамәлгә ашырыла. Үзара салым программасы ярдәмендә узган ел башланган  эшләр быел да дәвам итә.

Мәсәлән, Мөхтәр Мутин урамында койма тоталар. Узган ел яртысын сафка бастырган булсалар, быел бу эш тулысынча тәмамланган. Гомумән алганда, якынча 100 метр озынлыктагы койма яңартылып, авылны тагы да күркәмләндергән.

Шулай ук юлларны төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә. Хәзерге вакытта юлларны тигезләү, формалаштыру, чокыр-чакырларны бетерү эшләре бара. Гамил Афзал урамындагы иске асфальт юл инде шактый тузган, аны грейдер белән генә тигезләп булмый. Шуңа күрә халык белән киңәшләшеп, әлеге урамдагы чокырларга асфальт вагы (крошка) җәю карары кабул ителгән.

Бу ысул үзен аклый: узган ел көз көне Гамил Афзал урамының бер өлешендә һәм Пионер урамында кулланылган асфальт вагы яхшы нәтиҗә күрсәткән – ул катып, нык һәм уңайлы юл өслеген барлыкка китергән. Шуңа күрә быел да әлеге технология кулланыла.

Аеруча әһәмиятле урыннарның берсе – авылның үзәге, «Үзк» дип аталган мәйдан. Биредә ел саен 9 Май бәйрәме уңаеннан чаралар үткәрелә. Хәзер бу участокта да асфальт вагы җәю эшләре бара.

Алга таба да Гамил Афзал урамының калган өлешен төзекләндерү һәм шул ук технологияне кулланып юлны яңарту планлаштырыла.

Яшьләр урамындагы вак таш салынган юл да игътибардан читтә калмый. Кайчандыр яхшы хәлдә булган әлеге юл вакыт узу белән чокыр-чакырлыга әйләнгән. Быел аны яңадан формалаштырып, йөрү өчен уңайлы хәлгә китерү бурычы куелган.

Мондый кирәкле эшләрне башкаруда шәхси эшмәкәрләр дә актив катнаша. Мәсәлән, юл эшләрендә «Шахман» йөк машинасы белән эшләүче эшмәкәр Динар Маннанов белән килешү төзелгән. Барлык эшләр дә район җитәкчелеге белән килештереп алып барыла.

Бу эшләрне тизләтүгә тагын бер сәбәп бар – бу атнада авылда зур чара көтелә. Күренекле шагыйрь Гамил Афзалның тууына 105 ел тулу уңаеннан юбилей чарасы үткәреләчәк. Күпсанлы кунакларны каршы алу өчен авыл халкы бердәм булып әзерләнә, урамнарны, ихаталарны тәртипкә китерә, -ди Такталачык авыл җирлеге башлыгы Илнур Хуҗин.

Фәүзия Ганиуллина белән Фәйрүзә Исламова да Такталачык авылында барган үзгәрешләргә ихлас сөенәләр. Алар әйтүенчә, үзара салым системасы кертелгәннән бирле җирлек күзгә күренеп матурлана, шуңа күрә халык акчаны жәлләмичә түли. «Ел саен бирәбез, нишләп бирмәскә, барысы да үзебез өчен бит», – диләр алар. Олы яшьтә булуларына карамастан, түләүне вакытында башкарырга тырышалар, хәтта авыл җирлеге хезмәткәрләренең өйләренә килеп алуына да аңлап карыйлар. Авыл халкының активлыгы шатландыра: һәркем мөмкин кадәр үз өлешен кертә. «Үзара салымның файдасын күрми мөмкин түгел – юллар төзекләнә, су челтәре яңара, өйләргә өзлексез су килә, зиратлар тәртипкә китерелде», – дип билгеләп үтте апалар. Шулай ук ел саен узучы хисап җыелышларында акчаның кайда тотылганы аңлатылып баруын да уңай бәялиләр.

Үзара салым программасы, алда әйткәнчә, авыл халкының активлыгына нигезләнә. Быел Такталачык авыл җирлегендә якынча 500 мең сум акча җыелган. Һәр кеше 1000 сум күләмендә өлеш кертә. Халыкның активлыгы елдан-ел арта, чөнки башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе ачык күренә.

Җыелган акчалар дәүләт тарафыннан да хуплана: гадәттә, алар дүрт тапкырга арттырылып кире кайтарыла. Быел да бу ярдәмнең кайтуы көтелә.

Моннан тыш, үзара салым акчалары авылның эстетик халәтен яхшыртуга да юнәлтелә. Ташландык территорияләрне тәртипкә китерү, коймалар кую кебек эшләр дә башкарылган. Әйтик, элекке мәктәп биләмәсендә урнашкан буш җирлек тә муниципаль баланс карамагына күчерелп, төзекләндерелгән.

Гомумән алганда, үзара салым программасы – авылларны үстерүдә нәтиҗәле механизм. Ул халыкны берләштерә, уртак җаваплылык хисе тәрбияли һәм авылларның тышкы кыяфәтен, яшәү шартларын сизелерлек яхшырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев