Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Татар Суыксуындагы «Агыйдел» кооперативы тәҗрибәсен Югары Ослан районы вәкилләре югары бәяләде

2023 елдан бирле Татар Суыксуы авылында уңышлы эшләп килүче «Агыйдел» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының җитештерү цехы тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Шушы көннәрдә предприятие эшчәнлеге белән Югары Ослан районы вәкилләре танышты. Алар эш барышын оештыруга һәм продукция сыйфатына югары бәя бирделәр.

Кунакларны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән Рушан Мөхәммәдиев озатып йөрде. «Агыйдел» кооперативы җитәкчесе Эльвира Исрафилова оешма эшчәнлеге белән таныштырды. Кооператив Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә бирелгән грант нигезендә 2023 елдан эшли. Бүгенге көндә бу — табигый продукциянең киң ассортиментын чыгаручы заманча цех: ит деликатеслары, тозланган, ысланган һәм какланган кош итләре, туңдырылган ярымфабрикатлар эшләп чыгара.
 

Кооперативның продукция тарату географиясе даими киңәя. Татар Суксуында җитештерелгән товарлар Актаныш районы кулланучылары арасында гына түгел, республикабызның эре шәһәрләре — Казан һәм Чаллы халкы арасында да зур уңыш казанды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев