Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Зарлы хат кабул иттек: Кәзкәй халкын ниләр борчый?

«Актаныш-информ» райондашлар белән һәрчак тыгыз элемтәдә тора. Күптән түгел генә безгә аноним рәвештә хат килеп иреште.

Редакциябезгә хатлар күп килә, шалтыратулар аннан да күбрәк була. Без аларга еш кына вәкаләтле затлардан җавапларны сезнең игътибарга язып чыгабыз.

Кабул итеп алынган кәнәгатьсезлек хатына җавап бирү максатыннан Кәзкәй авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Әхмәтгалиевка чыктык.

Халык авылларының бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгыртуы, үзләрен борчыган мәсъәләләрне уртага салып сөйләшергә әзер булуы мактауга лаек! Камил Нургаяз улының да җирлек өчен җан атып, якташлар мәнфәгатен һәрвакыт алга куеп эшләвен беләбез! 

Авылда клуб ремонты тукталып калмаганмы, Камил Нургаязович?

— Мәдәният учагы ремонтланып килә, эшчеләр тырышып эшлиләр! Авыл клубы — яшенең, олысының да иң яраткан урыннарының берсе бит!!! Хөкүмәтебез гамәлгә куйган дәүләт программасы белән мәдәни үзәгебез яңа сулыш алуына күпчелек авылдашлар чиксез шат!!!
Әлеге ремонт эшләрен сез фоторәсемнәрдә дә күрәсез.

Фасадын күрәсез.

Эчке ягындагы эш барышы белән дә танышу зыянлы булмас.

Күргәнегезчә, бик якты һәм заманча булырга охшап тора бинаның кыяфәте.

Су трассасы белән бәйле, соравымның чираттагысы. Башня ничек?

— Су трассасы буенча «Гидросервис» ҖЧҖ оешмасы эшли. Аварияләр, су трасасы «бәргән» очракта килеп эшләп китәләр. Зарланырлык түгел, вакытында! Әмма су трассалары искергән инде. Якын киләчәктә су башнясын, су трассаларын алмаштыру планлаштырыла ул.

Ышанасы килә: алга таба да Кәзкәй җирлеге өметле сулыш белән матур яшәр, инфраструктур үсештә булыр! Проблемалар һәрчак җаваплы даирәләр тарафыннан исәпкә алыныр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев