Актаныш

Актаныш районы

16+
Бакчачыга

2025 елда помидор һәм борыч орлыкларын утырту өчен ай календаре

Помидор һәм борыч орлыкларын рассадага утырту — бакчачылыкта мөһим этап, ул аерым вакыт һәм шартларга игътибар итүне сорый. 2025 елда күп кенә бакчачылар, орлыкларны утырту өчен иң яхшы көннәрне ай календарена карап билгели. Ай календаре Ай фазаларын исәпкә ала, тәҗрибәдән күренгәнчә, үсемлекләрнең үсешенә тәэсир итә.

Ай календаре буенча 2025 елда помидор орлыгын рассадка өчен утырту өчен иң яхшы көннәр Ай фазаларына карап билгеләнә. Гадәттә, помидор үсентесен даими урынга утыртканчы орлыгын 6-8 атна алдан чәчәргә киңәш ителә.

2025 елда помидор орлыгын түбәндәге вакыт аралыгында чәчкәндә тишелеш һәм үсеш яхшы булачак:

  • Февраль: 2-6 һәм 18-20 көннәре (үсә баручы Ай) помидор орлыгын утырту өчен яхшы көннәр. Бу вакытта Ай уңай зодиак билгеләрендә — Кысла һәм Чаян йолдызлыгында, бу үсемлекнең яхшы тамырлануына ярдәм итә.
  • Март: 1-3, 7, 14 һәм 29 көннәре аеруча уңышлы көннәр. Әлеге көннәр дә үсә баручы Айга туры килә, бу үсемлекләрнең актив үсешенә ярдәм итә.

Борыч орлыгын утырту сроклары:

2025 елда борыч орлыгын да ай календарен исәпкә алып утыртырга киңәш ителә. Аларны ачык грунтка күчергәнче 8-10 атна алдан рассадага утыртырга кирәк. 

  • Февраль: 2-6 һәм 18-20 көннәре помидор өчен уңай килгән кебек борыч өчен дә уңышлы булачак. Аеруча Арыслан һәм Кыз йолдызлыгы билгеләре игътибарга лаек, чөнки алар тамыр системасының үсешенә ярдәм итә.
  • Март: 1-3, 7, 14 һәм 29 көннәре. Бу көннәр борыч утырту өчен дә яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев