Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Бакчачыга

Бәрәңгене кайчан утыртырга? Аның төгәл вакыты бармы?

Бәрәңге утырткан тирәнлектә сигез градус җылылык булырга тиеш. Бәрәңгене салкын җиргә утыртырга ашыгырга кирәк түгел. Җир салкын булса, анда бәрәңге үсмичә утыра, соңга калып тишелергә мөмкин. Җир җылы, өлгергән, эшкәртелгән булса, якынча май урталарында утыртырга була. Июнь башында утыртсаң, уңыш хәйран ук кими.

— Бәрәңгене кисеп утыртырга ярыймы?

 

— Бик сирәк очрый торган сортларны кисеп утыртырга була. Бәрәңгене кисеп утырту бер бәрәңгедәге авыруны икенче бәрәңгеләргә тарата. Бәрәңгедә бик еш очрый торган коры черек авыруы бар. Андый бәрәңгеләрне кискәндә без авыруны бер бәрәңгедән икенчесенә күчерәбез. Бу очракта коры черек күбәя һәм бәрәңге тишелеп чыкмаска мөмкин. Шуңа күрә бәрәңгене кисеп утырту киңәш ителми.

Әгәр сирәк очрый торган сорт яисә каяндыр табылган сорт булса, кисеп утырталар. Мәсәлән кеше каяндыр 5-10 бәрәңге табып алып кайтты ди, бу очракта пычакны марганцовкалы суга тыгып алып, кисеп утыртырга була. Бәрәңге чиста булса, эре бәрәңгеләрне кисеп утыртырга ярый.

Мисал өчен, Голландиядә дә бәрәңгене кисеп утырталар. Шулай ук эре бәрәңгене кисмичә сирәгрәк итеп тә утыртырга була. Ул алай уңышны күбрәк тә бирә.

— Берничә сорт бәрәңгене бергә кушып утыртып буламы?

— Бүгенге көндә берничә төр сорт бәрәңгене кушып утырту бар. Нинди генә сортларны кушып утыртсаң да, аларны барыбер шул бер үк вакытта утыртасың һәм аласың. Сортлар кушып утырту теләккә карый. Аерым хуҗалыкларда гадәттә төрле сортларны кушып утырталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев