Грипптан ничек сакланырга? Актаныш табибы вакцинациянең әһәмияте турында сөйләде
Сәламәтлек сагында

Грипптан ничек сакланырга? Актаныш табибы вакцинациянең әһәмияте турында сөйләде

Көзге-кышкы чорда кискен респиратор вируслы инфекцияләр һәм грипп белән авыручылар саны арта. Гриппны гадәти салкын тию белән бутарга ярамый: ул җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин. Авыруның беренче билгеләрен ничек танырга, инфекциядән ничек сакланырга һәм прививканы кемнәргә аеруча мөһим ясатырга? Бу хакта Актаныш үзәк район хастаханәсе поликлиникасының табиб-инфекционисты, Татарстанның атказанган табибәсе Кадрия Әнисовна Трегулова белән сөйләштек.

«Грипп кинәт башлануы белән аерылып тора»

— Кадрия Әнисовна, гриппны гадәти салкын тиюдән ничек аерырга? Аның төп билгеләре нинди?

— Грипп — сулыш юлларын зарарлаучы кискен вируслы инфекция. Аны гади салкын тию дип кенә кабул итәргә ярамый, чөнки авыру җитди өзлегүләр китереп чыгарырга мөмкин.

Грипптан ничек сакланырга?Грипп, гадәттә, кинәт башлана. Кешенең тән температурасы 39–40 градуска кадәр күтәрелергә, калтырау, көчле баш авыртуы, мускуллар һәм буыннар сызлау, хәлсезлек күзәтелергә мөмкин. Организмның вирус белән көрәшүе нәтиҗәсендә гомуми агулану билгеләре барлыкка килә.

Соңрак тамак авырту, коры ютәл һәм борын тыгылу кебек сулыш юлларына бәйле билгеләр дә кушылырга мөмкин.

Грипптан ничек сакланырга?Гриппны башка кискен респиратор вируслы инфекцияләрдән аеруда авыруның кинәт башлануы һәм тән температурасының тиз күтәрелүе мөһим билгеләр булып тора. Әмма төгәл диагнозны табиб куярга тиеш.

«Вирус һава-тамчы һәм контакт юлы белән тарала»

— Грипп ничек йога? Инфекцияне йоктырмас өчен нәрсәләрне истә тотарга кирәк?

— Грипп вирусы, нигездә, һава-тамчы юлы белән тарала. Авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә яки сөйләшкәндә вируслы кисәкчәләр һавага чыга һәм башка кешеләргә йогарга мөмкин.

Инфекциянең контакт юлы белән таралуы да ихтимал. Вирус эләккән куллар, еш тотыла торган өслекләр аша, мәслән ишек тоткасы һ.б. ул кешенең күз, борын һәм авызның лайлалы тышчасына эләгә ала.

Шуңа күрә кулларны сабын белән еш юу, кирәк булганда антисептик куллану, бүлмәләрне даими җилләтү һәм дымлы җыештыру мөһим. Халык күп җыелган урыннарда, бигрәк тә инфекция таралу куркынычы арткан чорда, битлек куллану да файдалы булырга мөмкин.

«Грипп җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин»

— Гриппның нинди өзлегүләре аеруча куркыныч?

— Гриппның иң җитди өзлегүләренең берсе — үпкә ялкынсынуы, ягъни пневмония. Ул авыруның авыр үтүенә, хәтта тормыш өчен куркыныч хәлләргә китерергә мөмкин.

Моннан тыш, грипп колак ялкынсынуы — отит, борын куышлыгының өстәмә куышлыклары ялкынсынуы — синусит кебек өзлегүләр белән дә катлауланырга мөмкин. Сирәк очракларда нерв системасы зарарлану, йөрәк-кан тамырлары системасы белән бәйле җитди проблемалар барлыкка килү ихтималы да бар.

Аеруча кечкенә балалар, өлкән яшьтәге кешеләр, йөкле хатын-кызлар һәм хроник авырулары булган кешеләргә игътибарлы булырга кирәк.

— Грипп билгеләре сизелсә, кеше беренче чиратта нәрсә эшләргә тиеш?

— Иң мөһиме — үз белдегең белән дәваланмаска. Авыруның беренче билгеләре барлыкка килү белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Температура күтәрелгәндә һәм хәлсезлек булганда өйдә калу, ял итү һәм мөмкин кадәр башкалар белән аралашуны чикләү мөһим. Бу инфекциянең таралу куркынычын киметә.

Грипптан ничек сакланырга?Организмның сыеклык югалтуын булдырмас өчен җитәрлек күләмдә су һәм башка җылы эчемлекләр эчәргә кирәк. Мөмкин булса, авыру кешегә аерым бүлмәдә булу, бүлмәне җилләтү һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү киңәш ителә.

Антибиотиклар вирусларга каршы тәэсир итми. Шуңа күрә аларны табиб билгеләвеннән башка кулланырга ярамый. Гриппка каршы вируска каршы препаратлар кирәкме-юкмы икәнен дә табиб хәл итә.

Әгәр сулыш алу авырлашса, күкрәк читлегендә авырту барлыкка килсә, аң буталса яки хәл кискен начарайса, кичекмәстән медицина ярдәме чакырырга кирәк.

«Грипптан саклануның иң нәтиҗәле чарасы — вакцинация»

— Гриппны булдырмый калу өчен нинди профилактика чаралары бар?

— Профилактиканың төп юнәлешләренең берсе — вакцинация. Гриппка каршы прививка организмда вирусның билгеле төрләренә каршы иммун җавап формалаштырырга ярдәм итә.

Грипп һәм ОРВИдан ничек сакланырга?Прививка авыру йоктыру куркынычын киметергә, ә инфекция йоктырган очракта авыруның авыр үтүе һәм җитди өзлегүләр барлыкка килү ихтималын азайтырга мөмкин. Әмма вакцинация грипптан тулысынча саклануга гарантия бирми.

Шуңа күрә прививка ясату белән беррәттән, кулларны юу, бүлмәләрне җилләтү, авыру кешеләр белән якын элемтәне чикләү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару да мөһим.

— Кемнәргә гриппка каршы прививка ясату аеруча мөһим?

— Беренче чиратта, грипп авыр үтү куркынычы булган кешеләрне билгеләп китәм. Аларга алты айдан зуррак балалар, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, хроник авырулары булган пациентлар керә. Аерым алганда, шикәр диабеты, бронхиаль астма, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә вакцинация аеруча әһәмиятле.

Йөкле хатын-кызларга да гриппка каршы прививка ясату тәкъдим ителә. Бу әнинең һәм баланың сәламәтлеген саклауда мөһим роль уйный.

Медицина хезмәткәрләре, укытучылар һәм күп кеше белән аралашырга туры килгән һөнәр ияләре өчен дә вакцинациянең әһәмияте зур.

Прививка ясату мөмкинлеге һәм аның кайчан үткәрелүе кешенең яшенә, сәламәтлек торышына һәм кулланыла торган вакцина күрсәтмәләренә бәйле. Шуңа күрә табиб белән киңәшләшегез.

«Иммунитет формалашу өчен вакыт кирәк»

— Гриппка каршы прививканы кайчан ясату яхшырак? Аның тәэсире күпме вакыт саклана?

— Гриппка каршы вакцинацияне, гадәттә, көз көне, эпидемия сезоны башланганчы үткәрү максатка ярашлы. Прививкадан соң иммунитет формалашу өчен, гадәттә, якынча ике атна вакыт кирәк.

​​Грипп һәм ОРВИдан ничек сакланырга?Грипп вируслары үзгәреп тора, шуңа күрә вакциналар да һәр сезонда әйләнештәге вирус төрләренә туры китереп яңартыла. Шул сәбәпле, гриппка каршы прививканы ел саен ясату киңәш ителә.

Иммунитетның саклану вакыты кешенең үзенчәлекләренә һәм башка факторларга бәйле.

«Актаныш поликлиникасында гриппка каршы вакцинация үткәрелә»

— Районда гриппка каршы прививка ясату мөмкинлеге бармы?

— Бүгенге көндә Актаныш үзәк район хастаханәсе поликлиникасында гриппка каршы вакцинация үткәрелә. Прививкалар 2.13 нче кабинетта ясала.

Поликлиникада өлкәннәр, балалар һәм йөкле хатын-кызлар өчен «Совигрипп», «Ультрикс Квадри» һәм «Флю-М» вакциналары бар. Аларны куллану пациентның яшенә, сәламәтлек торышына һәм препаратның куллану күрсәтмәләренә бәйле.

Грипптан һәм башка йогышлы авырулардан саклануның иң ышанычлы, нәтиҗәле ысулы — бу, һвкшисез, вакцинация. Район халкында коллектив иммунитет булдыру өчен без халыкның кимендә 60 процентын прививкага җәлеп итәргә тиешбез. Бүгенге көнгә 4 меңнән артык өлкән кеше, шулай ук 975 бала һәм йөкле хатын-кыз гриппка каршы прививка ясаткан.

Вакцинациянең төп максаты — шәхси яклану гына түгел, ә җәмгыятьтә инфекциянең таралу куркынычын киметү. Халыкның прививка ясаткан өлеше арткан саен, гриппның киң таралу ихтималын кими.

«Сәламәтлегегезне саклагыз!»

​​​​Кадрия Трегулова

— Әңгәмәбез ахырында райондашларга нинди киңәшләр бирер идегез?

— Хөрмәтле райондашлар! Сәламәтлек — һәр кешенең иң зур байлыгы. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, профилактика чараларын үтәгез, дөрес тукланырга, җитәрлек йокларга һәм физик активлыкны сакларга тырышыгыз.

Гриппның беренче билгеләре сизелү белән табибка мөрәҗәгать итегез. Үз белдегегез белән дәваланмагыз, белгеч киңәшләрен үтәгез.

Гриппка каршы вакцинация турында онытмагыз. Сәламәтлегебезгә җаваплы караш — авыруларны кисәтүнең мөһим шарты.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тыныч көннәр телим!


Нет комментариев