Көл сибәргәме, юкмы?
Агач көле калий, фосфор, кальций, магний, натрий, күкерт кебек күптөрле макро– һәм микроэлементлардан торган минераль матдәләргә бай. Шуңа күрә аны язын яки көзен бакчачылыкта ашлама буларак файдаланалар. Әмма аның белән бик сак эш итәргә кирәк. Көл туфракның уңдырышлылыгын арттырырга, үсемлекләрне тукландырырга ярдәм итсә дә, бакча үсемлекләрен кайбер очракта аның белән ашларга ярамый. Бу мәсьәләдә «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ белгечләре киңәшләрен истә тотарга кирәк.
Көлне азотлы минераль ашламалар (мәсәлән, карбамид һ.б.), тирес, үлән төнәтмәләре белән бер вакытта файдаланырга ярамый, алайса ул үсемлекләр өчен мөһим булган азотны юкка чыгара. Көлне суда эретеп була торган фосфорлы минераль ашламалар (мәсәлән, суперфосфат һ.б.) белән кушарга ярамый, юкса үсемлекнең фосфорны үзләштерү сәләте кими. Ә фосфор тамырларга көч бирә, үсемлеккә чәчәк атарга булыша, җимеш күләмен арттырырга ярдәм итә. Әгәр туфракта болай да селтеле тозлар (щелочь) күләме күп булса, көл белән ашлау үсемлекләргә зыян гына китерәчәк. Әче туфракта үсә торган үсемлекләрне (мүк җиләге, караҗиләк, aзaлия, абага, кaмeлия, мaгнoлия, гopтeнзия, шалкан, peдиc, кузгалак, фacoль, кабак һ.б.) көл белән ашлау дөрес түгел, чөнки у
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев