Кечкенә райондашларыбызга зур игътибар!
Игелекле Актаныш

Кечкенә райондашларыбызга зур игътибар!

Яңа уку елы алдыннан Актаныш районы суды хезмәткәрләре «Мәктәпкә җыенырга булыш» республика акциясенә кушылып, быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк кечкенә райондашларыбызны сөендерде. Суд хезмәткәрләре булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәпкә әзерләнү өчен кирәкле уку-язу һәм канцелярия кирәк-яраклары тапшырды.

 Мондый игелекле гамәл балаларга яңа уку елын күтәренке кәеф белән башларга ярдәм итә. Бүләкләрне кулларына алган булачак беренче сыйныф укучылары өчен мәктәпкә әзерлек тагын да күңелле һәм истәлекле мизгелгә әверелде.

«Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе кысаларында күрсәтелгән мондый ярдәм — балаларга игътибар һәм кайгыртучанлыкның матур үрнәге. Район суды хезмәткәрләренә изге эшләре өчен рәхмәт белдерәбез!


Нет комментариев