«Әнәк» агрофирмасының Әтәс бүлекчәсендә кукуруз уңышын җыеп алу һәм туңга сөрү эшләре дәвам итә. Басуда ике комбайн эшли, биш йөк машинасы уңышны ташуда катнаша.
Әтәс бүлекчәсенең агрономы Данил Фазлыев әйтүенчә, кукурузны урып-җыю эшләре планлы рәвештә алып барыла. Көненә 35–40 гектар мәйдандагы уңыш җыеп алына.
Быел кукуруз барлыгы 525 гектарда үстерелгән. Хәзерге вакытта аның 260 гектарында уңышны җыеп аласы калган. Кукурузның дымлылыгы 33 процент тәшкил итә.
Җыеп алынган кукурузны хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү өчен кулланалар. Бөртекләрне махсус җайланмалар ярдәмендә ваклап эшкәртәләр һәм консервантлар кушып саклауга урнаштыралар. Әзерләнгән азык терлекләргә ашату өчен файдаланыла.
Кукуруз урагы белән беррәттән, басуларда туңга сөрү эшләре дә бара. Бу — киләсе ел уңышына нигез салучы мөһим агротехник чараларның берсе.
Көзге кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару, җирне киләсе чәчү сезонына әзерләү — «Әнәк» агрофирмасы игенчеләре алдында торган төп бурычларның берсе.
Нет комментариев