Әтәс басуларында — тәҗрибәле комбайнчы
КЫР БАТЫРЛАРЫ

Әтәс басуларында — тәҗрибәле комбайнчы

«Әнәк» агрофирмасының Әтәс бүлекчәсендә кукуруз уңышын җыеп алу эшләре дәвам итә. Басуда ике комбайн эшли. Шуларның берсен күпьеллык тәҗрибәсе булган комбайнчы Алмарис Шәрәфиев иярли.

Ул «Әнәк» агрофирмасында 2008 елдан бирле хезмәт куя. Иң элек «Акрос» комбайнында иген урган булса, 2018 елдан «Торум» комбайнында эшли. Еллар дәвамында туплаган тәҗрибәсе аңа кыр эшләрен яхшы белергә һәм үз бурычларын җаваплы башкарырга ярдәм итә.

Көзге кыр эшләре чорында комбайнчыларның хезмәте аеруча зур әһәмияткә ия. Уңышны вакытында җыеп алу, техниканы нәтиҗәле файдалану һәм мал азыгы әзерләүне сыйфатлы оештыру — хуҗалыкның төп бурычларының берсе.

Әтәс басуларында хезмәт куючы игенчеләр дә көзге матур көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып, кукуруз уңышын җыеп алуны дәвам итә.


Нет комментариев