Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бар илнең йөрәге бер булып тибә

Яшәү матур! Яшәү шундый матур: Мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз җырлап көч сынаша

Бүген районыбызның мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен зур бәйрәм- үз гамьнәре, үз яшәешләре белән тыныч кына үткәргән көннәренә бер ямь өстәп спартакиадага җыелды алар.

"Батыр" спорткомплексында уза торган спартакиадада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләде.

Дилбәр Миркасыйм кызы  мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга алдагы елларны да сау-сәламәт булып каршылап, тагын шулай бәйгеләрдә очрашырга язсын, диде. 

Башкарма комитетның спорт, туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев спартакиаданы үткәрү тәртибе белән таныштырды.

Кул көрәше , тупны ыргытып кәрҗингә кертү,  дартс , теннис ярышлары - барысы да спорткомплекс мәйданында уза.

Ә акыл бәйгеләре- шахмат , шашка спортын

яратучылар, йөзү бәйгесендә катнашучылар балалар иҗат үзәгенә килеп көчләрен сыный. 

Спорт бәйрәме спортчыларның концерты белән үрелеп барды.

Рәхәтләнеп гармун моңнарына кушылып җыр сузды алар: "Яшәү матур! Яшәү шундый матур! Якыннарга сөю өләшеп", дип тормышка, яшәешкә мәхәббәт белән сугарылган җырлар башкардылар.

Шул рәвешле тәннәре авыртса да, күңелләре белән көрлек саклап, тырмашып, сәламәт кешеләрне дә сокландыручыларга мәдхия яңгыраттылар. 

Мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз арасындагы җиңүчеләрне тиздән беләчәкбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев