Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Актанышның беренче мәктәбеннән «Беренчеләр» хәрәкәтендә катнашучылар герой пионерлар турында сөйләде

Актанышның беренче санлы мәктәбе укучылары район делегациясе составында Казанда «Беренчеләр» хәрәкәте чараларында катнашып кайттылар. Яңалыклар белән танышу, спикерлардан алган дәрт-дәрман «Сердәш» балалар яшүсмерләр клубы әгъзаларын активлаштырып җибәрде.

          Бүген унынчы сыйныфлар педагог-оештыручы Гөлнур Зарипова җитәкчелегендә кече сыйныф укучылары белән патриотик рухтагы дәрес үткәрделәр. Алар Бөек Ватан сугышы чорында илебез пионерларының батырлыгы  турында сөйләде.

             Патриотик рухтагы дәрес Татарстанның атказанган укытучысы Рим Мостафин исемендәге берләшмә әгъзалары төшергән фильм белән башланып китте. Беренче мәктәп "Беренчеләр"е герой пионерларның фашист илбасарларына каршы көрәш тарихлары белән таныштырдылар. Сөйләшүдән соң квест-викторина булды. Герой -пионерлар Леня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Валя Котик, Шура Чекалин кылган батырлыклар укучыларның исендә яхшы калган, сорауларга бик актив җавап бирделәр.  "Дөрес җавап бирүче укучыларны мактау кәгазьләре белән бүләкләдек", диде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Илназ Хөҗҗәтов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев