Актаныш

Актаныш районы

16+
Батырлар даны мәңгелек

Актанышның икенче балалар бакчасында патриотик айлыкны ачып җибәрделәр

Актаныш 2нче балалар бакчасында матур очрашу узды.

 

Укыту-тәрбия процессында патриотик тәрбия бирү – балалар бакчасында мөһим урын алып торган юнәлешләренең берсе. Киң мәгънәгә ия әлеге төшенчәне балалар күңеленә Туган ил табигатенә, туган йорт, туган авыл, татар халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уяту аша җиткерергә тырышабыз. Әлеге бурычларны ачардай чараларны еш үткәрәбез. 

Күп кенә мәгариф оешмаларындагыча февраль ае бакчабызда патриотик айлык буларак билгеләп үтелә. 2 нче февраль көнне әхлакый-патриотик теманы яктырткан «Батырлар даны мәңгелек» дигән шигырь кичәсе белән айлыкны ачып җибәрдек. Очрашуның махсус кунагы Актанышыбызның яшь шагыйре – Энҗе Арсланова нәниләр күңеленә генә түгел, өлкән буын вәкилләренең күңел кылларын уятырлык итеп үзенең әсәрләрен тәкъдим итте. Энҗекәйне чакыруыбыз юкка түгел - аның бүгенге көн вәзгыятен тасвирлап язган шигырьләрен тыныч кына тыңлап булмый. Шигырьләрдә туган ил, туган җиргә булган ярату, махсус хәрби операциядә булган якташларыбызга ярдәмгә чакыру ярылып ята. Батыр егетләребезгә карата ихтирам хисләре тәрбияләгәндә безнең киләчәк буыныбыз ышанычлы кулларда булыр дип өметләнәбез.

Ә бүген балаларыбызның теләге бер – туган илдә тынычлык булсын! Чөнки матур киләчәк булсын өчен тыныч имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы һәм күңелле балачак кирәк.

Һәрвакыт булсын кояш, дип

Җырлап үсәбез.

Иминлекнең, тынычлыкның 

Кадерен беләбез!

 

Өлкән тәрбияче Лилия Хисмәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев