Актаныш

Актаныш районы

16+
Батырлар даны мәңгелек

Актанышның кадет мәктәбе укучылары тантаналы ант бирде

«Иман» спорт комплексында Герой Советлар Союзы Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәбе-интернаты тәрбияләнүчеләре тантаналы ант бирде.

Бу көнне 36 егет һәм кыз Ватанга тугры булырга, яхшы укырга, кадет исемен намус белән йөртергә ант итте.

Тантанада Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. Ул яшь кадетларга мөрәҗәгать итеп, аларга ныклык, сабырлык һәм сайлаган юлларына тугрылык теләде.

Кадет мәктәбенең укытучыларына һәм тәрбиячеләренә хөрмәт грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ә концерт номерлары тантанага аерым бер җылылык һәм күтәренке рух өстәде.

Бу мөһим вакыйга — яшь буын өчен Ватанга хезмәт итүгә беренче адым, батырлык һәм җаваплылык символы булып калды.

Чарада Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район прокуроры Линар Ибрагимов, район мобилизация башлыгы, район ГСВГ ветераннары командиры Нәсим Зәһертдинов һәм күп санлы кунаклар, ата-аналар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев