Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Батырыбыз 81 елдан соң туган авылы Качкынга кайтты (фоторепортаж)

Бүген районыбызның Качкын авылында 34 яшендә Сталинград сугышында батырларча һәлак булган сугышчы-кызылармеец Зариф Гобәйдуллинның җәсәден җир куенына иңдерделәр. Батыр сугышчы хөрмәтенә Качкын авылының Җиңү һәйкәле янында тантаналы митинг узды.

Әлеге мәрасимдә Качкын авылы халкы, күрше-тирә авыллардан килгән туган якны өйрәнүче укытучылар, укучылар катнашты.

Чараның төп өлешенә кадәр бирегә килүчеләр эзтабарлар Сталинград сугышы кырларыннан табып алган хәрби ядкарьләр белән танышты.

 

Район мәдәният сарае хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә кече-спектакль күрсәтте. Әлеге пролог Туган ил азатлыгы өчен соңгы канынача көрәшкән батырларга , әтиләр, ирләр, туганнар алып килгән Бөек Җиңүгә дан булып яңгырады.

1942 нче елдагы Сталинград сугышы Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле чоры булып тарих битләренә язылган. Туган илебезне фашист илбасарларыннан саклап яуга күтәрелгән күпме солдатның һәлак булуы әле һаман билгесез. Эзтабарлар ел саен Волгоград кырларыннан йөзләгән солдатның җәсәден эзләп таба, медальон, документларын өйрәнеп шәхесләрен ачыклый.

Менә шундый фидакарьләрнең берсе Бөгелмә шәһәрендә яшәүче "Ватан" эзләү төркемен оештырган Марат Ганиев Качкын авылында яшәгән Зариф Кәрим улы Гобәйдуллинның да гәүдәсен ( дөресрәге сөякләрен) табып ала. Ертылып беткән документлардан- Кызылармияче кенәгәсе, туганнан туган сеңелесенең йорт адресы язылган кечкенә язудан бик авырлык белән генә солдатның исемен, фамилиясен укыйлар.

Әмма туган ягын ачыклау буенча эзтабарларга шактый гына тырышырга туры килә. Хәрби комиссариаттагы язмалардан күренгәнчә, Зариф Гобәйдуллин  сугышка Ижау шәһәреннән алына. Ижауга ул Татарстан якларыннан күчеп килә.

Туган авылы Тымытык, хәзерге Азнакай районы Урсай дип күрсәтелсә дә, район архивында әлеге исем-фамилияле кеше бөтенләй  теркәлмәгән. Эзли, сораша торгач Ганиевлар гаиләсенең Актаныш районы Качкын авылына күчеп килүен беләләр. Чыннан да, Качкында күп балалы Кәрим Гобәйдуллин дигән кеше яшәгән. Бу хакта Качкынның ак әбисе 95 яшьлек Гөлҗәннәт әби дә раслый. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм аның урынбасары Илшат Габдулхаев Зариф Гобәйдуллинның җәсәден алып кайтуда зур булышлык күрсәтәләр. Ниһаять, 81 елдан соң батыр якташыбыз туган ягы туфрагында җирләнде. 

 Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев хәзерге вакытта да районыбыз егетләренең батыр Зариф Гобәйдуллинның юлын дәвам итеп хәрби операциядә катнашуларын, барлыгы 150 райондашыбызның неонацизмга каршы көрәшүен искә алды.

Үзләренең төп эшләреннән тыш ел саен Волгоград җирләрендә эзләү эшләре алып барган, изге эш башкаручы эзтабар Марат Ганиевка, аның уң кулы, хатыны, якташыбыз Гөлнарага, ярдәмчесе Алексейга олы рәхмәт сүзләрен белдереп район башлыгының Рәхмәт хатын, Бөек Ватан сугышы батырларының исемнәре язылган Хәтер китабын бүләк итте. 

- Туган җиренә кайткач батыр якташыбыз Зариф Гобәдйуллинның, аның әти-әнисенең рухлары сөенер. Зариф абый, урыныгыз җәннәттә булсын!-  диде Илшат Илфат улы. 

Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов та алда чыгыш ясаучының сүзен куәтләп, мобилизацияләнүчеләр белән бергә, контракт нигезендә хәрби операциягә юл алган райондашларыбызның үз теләкләре белән фашизмга каршы күтәрелүен искәртте. Бу батырлар илебез халкы, балаларыбызның киләчәктә матур тормышта яшәүләрен тәэмин итүчеләр, диде ул.

Ленар Сәмигулла улы илебез азатлыгы өчен шәһит киткәннәр истәлегенә бер минут тынлык игълан итте. 

Усы авыл җирлеге башлыгы Зиннәт Әхмәев, эзтабар Марат Ганиев бу патриотик чарада үз фикерләрен җиткерделәр. Имам Рөстәм хәзрәт Зариф Кәрим улы рухына изге дога сүзләрен укыды. 

Бөек Ватан сугышында моннан 81 ел элек һәлак булган Зариф Гобәйдуллин Качкын авылы зиратында барлык мөселман йолалары белән җирләнде.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев