Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Дан сиңа, дан, илебез солдаты: Җиңү паркындагы һәйкәлләр чәчәкләргә күмелде

Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантанадан соң Җиңү паркындагы һәйкәлләргә чәчәк гөлләмәләре, тәкыяләр салу оештырылды. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды.

Районыбызның барлык җитәкчеләр корпусы, оешма-предприятие вәкилләре дә әлеге матур традициягә тугры калып зур чәчәк гөлләмәләре алып килгән иде.

Матур итеп чәчәк-гөлләр утыртылган, чиста-пөхтә паркыбыз нурлы данга күмелде. Советлар Союзы Геройлары, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары һәм башка һәйкәл-обелисклар да чәчәк-гөлләмәләр белән бизәлде.

 Җиңү бәйрәменә килүче халкыбызның да кулында кызыл канәферләр, ата-бабаларыбыз көче белән яулап алынган тынычлык өчен рәхмәт белдереп барыбыз да тагын бер кат батырларны искә алдык.

Очрашу мизгелләре истәлеккә фотога төшү белән дәвам итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев