Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Габидуллиннарны белмисезме: Бөек Ватан сугышында һәлак булган райондашыбызның якыннарын эзлибез

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 78 ел вакыт узды. Әмма әлеге дәһшәтле бәрелешләрдә башын салган яугирләрнең җәсәдләре, исем-фамилияләре язылган капсула, котелоклар, кашыклар билгесез солдатлар каберлегендә ята бирә.

Куркусыз эзтабарлар сугыш эзләре буйлап һаман да яңа исемнәрне ачыклый, аларның туганнарына изге хәбәрләр җиткерә. Менә шундый эзтабарларның берсе Марат Ганиев Волгоград өлкәсендә Актаныш районы Качкын авылы кешесе Зариф Габидуллинның кызылармияче кенәгәсен эзләп таба. Эзләү барышында Зариф Кәрим улының җәсәде белән бергә башка документлары да килеп чыга. 

Бөгелмәдән- Актанышка

Хәзер исә Марат җәмәгате Гөлнара белән Актанышка Бөек Ватан сугышында һәлак булган батыр солдатның якыннарын, балаларын, туганнарын, һич булмаса аларның балаларын табу нияте белән килгәннәр. Изге күңелле эзтабарларның теләге- Зариф Габидуллинның җәсәден Волгоградтан алып кайтып, мөселманча кануннарга туры китереп җирләүне оештыру. Бөгелмәдән килгән эзтабарлар район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаевка мөрәҗәгать иткәннәр, аның теләктәшлек күрсәтүенә сөенеп якташыбызның якыннарын эзләүне дәвам итәләр. 

Качкында яшәгән Габидуллиннарны белмисезме?

Кызганыч, әмма Качкында Зариф Габидуллин турында хәтерләүче юк. Авылда «Габидуллиннар» гына түгел, авыл зиратындагы кабер ташларына язылган исемнәр арасында батырның фамилиядәшләре дә юк. Ә Зариф күп балалы гаиләдә үсә. Әтисе әтисе Кәрим, әнисе Зәйтүнә, туганнары Мияссәр, Заки, Миңнур, Бибинур, Нәгыйм исемле булган.

Зариф Габидуллин 1908 елгы, Бөек Ватан сугышына гаиләсе белән гомер иткән Ижау шәһәреннән китә. Хатыны Минҗан белән Наҗия (1936 елгы) исемле кыз һәм Әнгам (1940 елгы) исемле ул үстерәләр. Хатыны Зарифны ике тапкыр эзләүгә бирсә дә бер тапкыр да аның турында хәбәр ала алмый. Ә Зариф якташыбыз 1942 елда Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле чоры- Сталинград өчен барган көрәштә 20 сентябрьдә һәлак була. Аның җәсәде һәлак булганнан соң 81 ел үткәч, 2023 елда табыла. 

Эзләүләр апрельгә һәм августка билгеләнгән

Ел саен Волгоград кырларында 1000-1500 кызылармияченең кадыклары табыла икән. Нигездә, эзләүчеләр Марат Ганиев кебек фидаи җаннардан төзелгән эзләүчеләр отрядлары. Элегрәк Марат Әлмәт районы командасы белән йөрсә, хәзер үзенең «Ватан» төркеме бар. Маратның эзтабарлар сафына кереп китүе очраклы гына, кызыксынуы аркасында килеп чыккан. 2017 елда эзләүчеләр төркемендәге танышыннан эшчәнлекләре турында сораштыра. Ә тегесе Маратны үзе белән барырга өнди. Шулай итеп Бөгелмә тимер юлында эшләүче Марат елга ике тапкыр Волгоградта Бөек Ватан сугышы корбаннарын эзләүдә катнаша башлый. Моның өчен эштән бирелә торган чираттагы ялын да кызганмый. Беренче китү апрель аенда, чөнки шушы чорда гына Волгоград туфрагын көрәк белән казып, нәрсәдә булса табып була. Хатыны Гөлнара язгы бакча эшләре кайнап торса да ирен изге эштән тыярга җөрьәт итми. Быел үзе дә Маратка ияреп эзләүдә катнашкан. 

Икенче эзләү чоры август аенда. Бу дата исә Волгоград- элеккеге Сталинград шәһәрен бомбага тоту числосы белән бәйле. Ел буена табылган солдатларны бары 23 августта җирлиләр. Бу, эзләүчеләр өчен язылмаган закон. Марат әйтүенә караганда, 24 августта табылган солдат икенче елның августында гына җир куенына иңдерелә. 

Рухы шат булсын өчен туган якка алып кайтасы иде

Кызы Диләрә Маратның уң кулы. Алар бергәләп 2022 елда 121 кешене тапканнар. Аларның 33-енең генә кем икәнлеге ачыкланган. Шунысы бар, 2022 елда табылган сугышчылар арасында татарлар бөтенләй булмаган. «2023 елда бик күп татар сугышчыларның документларын ачыкладык. Алар арасында Актаныш районының Качкын авылы кешесе Зариф Габидуллин да бар. Әлеге батырны туган ягына алып кайтып хөрмәтләп җирлисе иде, рухы шат булсын, теге дөньяда булса да җаннарына тынычлык иңсен иде», ди эзтабар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев