БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Актанышта МХО ветераннары Ассоциациясенең җирле бүлеге оештырыла

Актаныш районында Россия Геройлары, Ватанны саклаучылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү юнәлешендә мөһим эш башланып китте. Районда МХО ветераннары Ассоциациясенең җирле бүлеген булдыру планлаштырыла.

Бүген район хакимиятендә әлеге мәсьәләгә багышланган мөһим очрашу узды. Район башлыгы Ленар Зарипов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев һәм республика Премьер-министры ярдәмчесе, генерал-лейтенант Владимир Майстренко катнашында түгәрәк өстәл үткәрде. Очрашуның төп темасы — Актаныш районында Ассоциациянең җирле бүлеген ачу һәм аның эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре иде.

СВО ветераннары Ассоциациясе

Район башлыгы сүзләренчә, Ассоциация формаль контроль органы булып калырга тиеш түгел. Иң мөһиме — ветераннарга һәм аларның гаиләләренә реаль, адреслы һәм нәтиҗәле ярдәм күрсәтү.

— Безгә эшне «галочка» өчен генә алып барырга түгел, ә егетләребез очрашкан конкрет мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк, — дип ассызыклады Ленар Зарипов.

СВО ветераннары Ассоциациясе

Районда мондый эш өчен нигез дә бар. Актанышта инде күптәннән нәтиҗәле эшләп килүче «Боевое братство» оешмасы бар. Ул Әфганстан һәм Чечня хәрби хәрәкәтләре ветераннарын, МХОда катнашучыларны һәм төрле гаскәрләрдә хезмәт иткән ветераннарны берләштерә.

Оешманы Нәсим Заһретдинов җитәкли. Ул шулай ук район башлыгының мобилизация эшләре буенча урынбасары да булып тора. Аның ветераннар арасында тәҗрибәсе һәм абруен исәпкә алып, яңа төзеләчәк Ассоциациянең Актаныш районындагы җирле бүлеген дә Нәсим Заһретдинов җитәкләячәк дигән карар кабул ителде.

СВО ветераннары Ассоциациясе

Очрашуда катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый формат ветераннарга ярдәм күрсәтү эшен бер системага салырга, проблемаларны оператив рәвештә ачыкларга һәм аларны хәл итүдә нәтиҗәлелекне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

СВО ветераннары АссоциациясеЯңа оешманың төп максаты — Ватанны яклаган ир-егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәмне вакытында һәм адреслы итеп күрсәтү, ветераннарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, аларның җәмгыять тормышында актив катнашуына ярдәм итү.

Руслан Усманов фотолары


Нет комментариев