«Татарстанда җәй»- «Лето в Татарстане» проекты кысаларында Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләре «Ямьле җәй айлары» дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим итте. Мәдәни тамашаны «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар карады.
Җыр-моңга, матур чыгышларга бай булган концерт тамашачыларга күтәренке кәеф, онытылмас мизгелләр бүләк итте. Район мәдәният хезмәткәрләре үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтеп, җәйге кояшлы көнне тагы да ямьләде.
Мондый мәдәни чаралар яшьләрнең ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрүгә, районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышын җанландыруга зур өлеш кертә. Концертны әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан барлык мәдәният хезмәткәрләренә иҗади хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерәбез!
Нет комментариев