Актанышның Мәдәният һәм сәнгать паркында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында сәламәт яшәү рәвешенә багышланган иҗади кичә узды.

Балалар биеделәр, асфальтка рәсемнәр ясады һәм спорт уеннарында катнашты.
Чараның төп максаты — яшь буынга сәламәтлекнең кыйммәтен аңлату, дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, саф һавада йөрү һәм начар гадәтләрдән баш тартуның мөһимлеген искәртү, шулай ук китап укуга кызыксыну уяту.
Нет комментариев