Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Артем Шаяховның әтисенә «Батырлык ордены» тапшырылды

Бүгенге Бөек Җиңү көнендә лаеклы рәвештә махсус хәрби операциядәге егетләребезгә олы рәхмәт хисләре җиткерәбез. Алар да, 1941 елда ата-бабаларыбыз фашист илбасарларына каршы көрәшкән кебек неонацизм тарафдарларына илебез тарихына кизәнергә ирек бирми, соңгы тамчы каннарынача изге җиребез өчен җаннарын фида кыла.

 Шундый батыр райондашларыбызның берсе- Уразай авылы егете Артем Шаяхов һәлак булганнан соң «Батырлык ордены»на лаек булды.

Бүгенге Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган тантанада Артем Шаяховның әтисе Камил абыйга әлеге олы бүләкне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин тапшырды. Камил абый, илебез, җиребезне ярата торган патриот ул үстергәнегез өчен зур рәхмәт сезгә! Артемның авыр туфрагы җиңел, җаны җәннәттә булсын.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев