Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

Технология техникумында «Батырлар аллеясы» ачылды

Бүген технология техникумында махсус хәрби операциядә һәлак булган элеккеге студентлар истәлегенә «Батырлар аллеясы» ачылды. Аллеяны ачу тантанасында район башлыгы Ленар Зарипов, батырларның әти-әниләре,туганнары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан әфганчылар оешмасы лидерлары, Чечня сугышы ветераннары, вакытлыча МХОдән ялга кайткан егетләр, техникум студентлары, кадетлар катнашты.

2022 елның 24 февралендә махсус  хәрби операция башлануга ук кайчандыр технология техникумында укыган студентлар беренчеләрдән булып неонацизмга каршы көрәшкә күтәрелде.

Шул ук елның 29 сентябрендә беренче чакырылыш вакытында да районыбызның аграр тармак белгечләре әзерләүче уку йортын тәмамлаган егетләр арасыннан бик күпләр ут эченә китте.

Туган илеңне, кече Ватаныңны ярату, аңа чиксез бирелгәнлек шушы уку йорты диварлары эчендә егетләргә ныклап сеңдерелә, гамәли күнекмәләр вакытында  беренче тапкыр техникалар иярләп басу-кырларга чәчүгә чыгу, мул булып үскән икмәкләрне җыйнап алу да туган туфракның никадәр кадерле икәнлеген ныклап аңларга ярдәм итә. Шуңа да җир уллары арасында батырлар да күп.

Надриев Раил Марсель улы, Кәрамов Илнур Рафис улы, Хөснияров Илдар Ришат улы, Арсланов Айназ Айрат улы, Латыйпов Фәнис Фәлах улы истәлегенә бүген технология техникумында «Батырлар аллеясы» ачылды. Аларның батырлыгы хөкүмәтебез тарафыннан да югары бәяләнеп, һәлак булганнан соң «Батырлык» ордены белән бүләкләнделәр.

Әлеге егетләр  махсус хәрби операциядә илебезне неонацизм тарафдарларыннан яклап башларын салды. Кайчандыр алар шушы уку йортына алар беренче тапкыр һөнәр алам, дип атлап кергән. Техникум аларга белем, тәрбия, тормыш тәҗрибәсе биреп аларны олы тормыш юлына озаткан. Уку йорты коллективы бу батырлар белән хаклы горурлана. Техникум директоры Ландыш Шәмсунова батыр уллар үстергән әти-әниләргә рәхмәт белдерде. Рәсемнәре «Батырлар аллеясы»нда урын алган ир-узаманнарның бүгенге студентларга патриотлык, туган илне ярату, аңа бирелгәнлек буенча олы үрнәк булачакларын әйтте. Аллеяны сафка бастыруда ярдәм иткән райондашларга- «Ак барс» банк директоры Рубин Хәмидуллинга, аның улы, эшмәкәр Айнур Хәмидуллинга, «Чәчер» ЯАҖ директоры Радик Солтановка, Әрмән җәмәгатьчелеге вәкиле, эшмәкәр Авдалян Аликка зур рәхмәтен белдерде. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов тантаналы чарада катнашучы ветераннарга мөрәҗәгать итеп, «Сез- минем дусларым!», диде:

- Чөнки, мин аларга нинди генә вакытта да таяна алам. Сезгә булганыгыз өчен, качып калмыйча, яу кырларында безнең тынычлыгыбызны сакларга барганыгыз өчен рәхмәт. Әти-әниләргә батыр уллар үстергән өчен зур рәхмәт! Аллаһы Тәгалә сезгә бу авыр кайгыларны кичерергә ярдәм бирсен. Бергә булганда бөтен авырлыкларны җиңеп чыгарбыз.

Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарга багышлап мәктәпләрдә хәтер такталары куелды.  Технология техникумы беренчеләрдән «Батырлар аллеясы» ачып җибәрде. Районда да әлеге аллеяны төзиячәкбез. Ул әллә каян күренеп, балкып торырга, безнең батырларыбыз турында  сөйләргә тиеш. Аллеядагы стендлар шушы санда тукталып калсын иде, егетләребез исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтсыннар.

Хөрмәтле укучылар, сезгә окоп салкыннарын, яу кырларын күрергә язмасын! Абыйларыгызның батырлыгына тугры булып, алардан үрнәк алып, чын ир-егетләр булып үсегез!

 

Алып баручылар Рөстәм Мусин белән Нәргизә Фатыйхова бүген аллея багышланган батырларның тормыш юллары белән таныштырдылар. 

Чечня сугышы ветераны, МХОга үз теләге белән китеп яраланып кайткан Илсур Зәкиев та үз фикерләре белән уртаклашты, Җиңү көненә багышланган шигырен укыды.

Айназ Арслановның сеңелесе Энҗе абыйсына багышлап шигырь язган, аның иҗади чыгышы бар күңелләрне тетрәндерде. 

Әти-әниләр улларының якты исемнәрен мәңгеләштергән өчен район, техникум җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. 

- Минем улым да язга кайтабыз, дип телефонда хат язган иде.  Аларның барысын да саклыйм. Улым белән горурланам, батыр йөрәкле булды. Ике ел армиядә хезмәт иткәннән соң тыныч тормышта эшләде, яшәде, киләчәккә планнар корды. Бу хәлләр башлангач, үз теләге белән китте. Улым, кайчанга кадәр соң, дигәч, әни, дөньялар кайчан тынычлана, без шунда кайтабыз, диде. Щле безнекен алып кайтып җыештырдык, матур итеп озаттык. Әле һәлак булгач, гәүдәләрен алып кайта алмаганнары, әниләре, хатыннары  эзләгәннәре күпме? Улымны мин дә көттем, менә шушы егетләр кебек кайтып керер кебек тоелды. Улларыбызны искә алып, исемнәрен, фотоларын куеп аллея ясаган өчен сезгә зур рәхмәт. Бала- бәгырь ите. Кайта алмаганнарның әти-әниләре, хатыннары, балаларының сабырлык телим,-диде Илдар Хөснияровның әнисе Рәзилә апа.

Башка чыгыш ясаучылар да Рәзилә апаның теләкләренә кушылып илебез өчен башларын салган батыр улларын искә алганнары өчен тагын бер кат рәхмәт әйттеләр. Техникум җитәкчелеге гаиләләргә рәхмәт хатлары тапшырды.

«Батырлар аллеясы»на иң элек кадетларыбыз чыршы ылысларыннан ясалган тәкыя салдылар. Актаныш раоны башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә тантанада катнашучылар стелалардагы егетләр янына килеп чәчәкләр куеп, йөрәк хисләрен белдерделәр.

«Батырлар аллеясы» беркайчан да тулыланмасын, МХОдагы егетләребез туган якларыбызга исән-сау кайтсын. Ә һәлак батырларыбызның рухы шат булып, рәсемнәреннән ил-көнгә тынычлык теләп торсыннар.  

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев