Актаныш эшмәкәре Айгиз Фәрдиев «Фермер мәктәбе» мәгариф проектында катнашты
«Россельхозбанк» Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Казан дәүләт аграр университеты базасында «Фермер мәктәбе» мәгариф проектын гамәлгә ашыра. Актаныш эшмәкәре Айгиз Фәрдиев та әлеге проектта катнаша, Айгиз Феликс улы киләчәктә фермер хуҗалыгын бизнес-план нигезендә үстерәчәк.
«Фермер мәктәбе»н тәмамлаучылар, экспертлар берләшмәсе каршында уку йомгаклары буенча квалификацияле эшләрен яклыйлар, фермер хуҗалыгын үстерүнең бизнес-планын төзиләр. Әлеге проектларны стартаплар, инвесторларны җәлеп итү яки кече бизнеска ярдәм юнәлешендәге дәүләт грантлары конкурсларында катнашу өчен кулланырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев