Актаныш сөт комбинаты уңганнарын хөрмәтләделәр
Бүген Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан Актаныш сөт комбинаты уңганнарын хөрмәтләделәр. Алдынгыларга муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук комбинат директоры Дмитрий Кураш кул астында эшләүче фидакарьләргә рәхмәтен белдереп бүләкләде.
Актаныш сөт комбинаты районыбызның иң эре сәнәгать преприятиеләренең берсе.
Биредә җитештерелгән сөт эшләнмәләре Россиянең бик күп шәһәрләрендә зур ихтыяҗ белән кулланыла. Сыйфатлы, тәмле һәм файдалы сөт, коры сөт, эремчек, башка эшләнмәләр иң заманча технологияләр ярдәмендә җитештерелә. шуңа күрә белгечләрдән алдынгы ысулларны грамоталы белү, эштә куллану мөһим таләп.
Комбинат директоры Дмитрий Кураш әйтүенә караганда, биредә, 25-30 еллык эш тәҗрибәсенә ия хезмәткәрләр дә, әле генә хезмәт юлын башлаган яшь белгечләр дә бар.
Аларның барысы да үз һөнәрләренә тугрылык күрсәтеп намус белән эшлиләр. Нәкъ менә шундый хезмәтсөяр-уңганнарны районыбыз җитәкчеләре дә хөрмәт итә.
Бүген Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов алдынгыларга олы рәхмәтен белдерде, киләчәктә дә районыбыз икътисадын үстерүдә уңышлар теләде. Бер төркем уңганнарга үзенең рәхмәт хатларын тапшырды.
Комбинат директоры Дмитрий Кураш коллективның бердәмлеген билгеләп үтте, өлкәннәрнең яшьләргә күркәм үрнәк күрсәтен искәртеп, буыннар бәйләнешенең уңышлы дәвам итүен ассызыклады. Бәйрәм уңаеннан Дмитрий Бонифациевич алдынгыларны комбинатның рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Актаныш сөт комбинаты җитәкчелеге Ленар Зариповны сәнәгать предприятисендәге эш барышы белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев