Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәхет кошы — хезмәттә

Актанышның «Без бергә» волонтерлары «Татарстан Республикасы ихтыярыйчылык мәгълүмат-ресурс үзәге»нең рәхмәт хатына лаек булдылар

Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Без бергә» хәйрия труппасы Яңа елдагы беренче концертын Актаныш халкына тәкъдим итте. Шушы матур кичәдә Актаныш районының иң актив волонтерлары «Татарстан Республикасы ихтыярыйчылык мәгълүмат-ресурс үзәге»нең рәхмәт хатына лаек булдылар.

«Без бергә» хәйрия труппасы концертын карарга килүчеләрне Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова сәламләп чыгыш ясады. Дилбәр Миркасыйм кызы махсус хәрби операциядәге егетләребезгә булышып торучы изге йөрәкле һәркемгә рәхмәт белдерде.

Махсус хәрби операция башлану белән Актанышта «Без бергә» волонтерлар төркеме оешты. Төркем үз эшчәнлеген башлап җибәргәннән алып хәзерге көнгәчә армый-талмый батыр егетләребезгә төрле яклап ярдәм күрсәтүчеләр аеруча хөрмәткә һәм рәхмәткә лаек. Бүген шундый киң күңелле, хезмәт сөючән волонтерларыбыз сәхнә түрендә бүләкләнделәр. Актаныш районының күренекле волонтерлары, армый-талмый «Яшьлек» яшьләр үзәгендәге штабта эшләүче хатын-кызларыбыз- Фирдания Нуруллина, Лилия Гыйкрамина, Гөлназ Гарифуллина Актаныш муниципаль районында көмеш волонтерлыкны үстерүдә зур шәхси өлеш кертүләре өчен «Татарстан Республикасы ихтыярыйчылык мәгълүмат-ресурс үзәге"нең рәхмәт хатына лаек булдылар. Аларга әлеге истәлекле хатларны Дилбәр Миркасыйм кызы тапшырды.

Волонтерларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, игелекле эшләрендә зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев