Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәхет кошы — хезмәттә

Киләчәккә адым: Фәнни технологик үсеш елында Актанышта «Иң гади автомобильләр» ярышы уза

Бүген районыбызда Татарстанда игълан ителгән фәнни технологик үсеш елы кысаларында уза торган иҗат фестиваленең «Иң гади автомобильләр» ярышы уза.

"Иман" спорткомплексында үтә торган «Иң гади автомобильләр» ярышында районыбызның 12 мәктәбеннән килгән 14 команда катнаша. Барысы 28 укучы үзләре иҗат иткән автомобильләрен стартка чыгара.

Ярышларны тантаналы төстә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова ачып җибәрде. 

- Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Безнең бу җыелуыбыз юкка түгел- балаларыбызны кече яшьтән үк техник иҗатка кызыксындыру, укучыларның эшләгән эшләрен күрсәтү, башкаларныкын карап анализлау, бер-берсеннән үрнәк алып иҗатларын алга таба дәвам итәргә омтылыш тудыру. Әти-әниләр дә балаларын техник иҗат түгәрәкләренә йөртә, аларга сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Быелгы Гаилә елында бу да бик мөһим. Һәрвакытта да актив булып, бу конкурска күбрәк укучыларны җәлеп итәргә кирәк, -диде Дилбәр Миркасыйм кызы.

Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова 2025 елда фестиваль кысаларында "Гади авиамодель" һәм "Ракета модельләре" бәйгеләренең оештырылачагын әйтте. Димәк укучыларга остазлары белән хәзердән үк фестивальгә әзерләнергә кирәк.

Әлеге бәйгедә гаилә белән катнашучы конкурсантлар да бар. Алар икәү. Иске Сәфәр мәктәбе укытучысы Рушат Нуруллин бәйгегә бертуганнар Искәндәр белән Салават Фәрдиевләрне алып килгән. Салават электромоторлы машина белән төгәллекне билгели торган ярышта, ә Искәндәр резина моторы белән еракка бара торганында катнаша.

Гаилә командаларының тагын берсе- Актанышның беренче санлы мәктәбенән Булат һәм Ясминә Гыймадиевлар электромобиль тәкъдим итә. Отсазлары- Алмаз Рахманов.

"Иң гади автомобильләр" - "Киләчәккә адым" фестиваленең дүртенче конкурсы. "Киләчәккә адым" фестивале алты бәйгене берләштерә. Барлык бәйгеләрдә укучыларның эшләре каралгач, җиңүчеләрне зурлап бүләкләү тантанасы уздырылачак. Бүген исә жюри "Солдат призы"н тапшырачак.

Шулай ук районыбызның "Бердәм Россия" сәяси партиясе дә бүләкләр әзерләгән. Бу хакта балаларга бәйрәм ачылышында партия вәкиле Зәһинә Исламова әйтте. 

Ләйсән Газизова фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев