Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәхет кошы — хезмәттә

Күпфатирлы йортларда яшәүче актанышлылар ишек алдында чәчәкләр үстерә

Күпфатирлы йортларда яшәүче актанышлылар ишек алдында чәчәкләр үстерә башлаганга инде дистә еллар.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр язын һәм көзен йорт тирәсен һәрвакыт өмә белән чистартып, җыештырып куялар. Чәчәкләр белән бизәргә дә иренмиләр. Иртә яздан өй алдындагы җир участогын күмәкләшеп яхшылап казыйлар, тырмалап йомшарталар. Алдан хәстәрләп куйган чәчәк орлыкларын утыртканнан соң гөлләрнең беренче шытымнарын көтеп алалар. Җәй буена су сибеп, чүпләрен утап тәрбиялиләр. Шундый матурлык сөючеләр Актанышта Татарстан урамының 101 нче йортында да яши. Гүзәл затларыбыз үстергән чәчәкләр берәүне дә битараф калдырмый.

Мәҗит Гафуриның әлеге шигырь юллары чәчәк үстерүче киң күңелле затларга багышлап язылган кебек.

Беркөн шулай, гөлләр бакчасында 
Чәчәкләрне кылдым тамаша. 
Хуш исләре белән җан шатлана, 
Нурларыннан күзләр камаша. 
 
Нәфис, төсләренә, буйларына 
Хәйран калып, кызыгып карадым, 
-Әй, чәчәкләр, сезгә кемнәр дуслар? 
Кемнәр дошманнар?-дип сорадым. 
 
Гүя, алар шунда җанландылар, 
Нурлар чәчеп җем-җем көлделәр. 
Әкрен генә искән җил аркылы 
Миңа болай җавап бирделәр: 
 
-Кемнәр эшли, кемнәр җирләр казый, 
Кемнәр безгә сулар сибәләр... 

Кемнәр чәчкә кебек саф күңелле, 
Шулар безгә дуслар...- диделәр.

Мәҗит Гафури

Фотоларда- Татарстан урамының 101 нче йортында яшәүчеләр үстергән чәчәкләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев