Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Бәхет кошы — хезмәттә

Сабантуй – хезмәт батырларын данлау бәйрәме!

Сабантуй бәйрәме – күңелле мизгелләре, якты тәэсирләре белән һәркем күңелендә истәлекле вакыйга булып кала. Әлеге күркәм чарада ел дәвамында намуслы хезмәт куеп, зур уңышларга ирешкән райондашларыбыз хөрмәтләнде. Бәйрәм сәхнәсендә иң алдынгы хезмәтчәннәргә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Төрле тармакларда фидакарь хезмәт куючыларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин бүләкләде.

Дәүләт бүләкләре ияләре – үз эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән, районның үсешенә зур өлеш керткән абруйлы кешеләр.

Савымчылар ел дәвамында тырыш хезмәтләре белән сөт җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирештеләр. Механизаторлар кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып, мул уңыш алу өчен зур көч куйдылар.

Кыр батыры исеме иң югары нәтиҗәләр күрсәткән игенчебезгә бирелде. Хуҗалык җитәкчеләре исә авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертеп, хезмәт коллективларын уңышларга илтәләр.

Шулай ук «Чисталык икеайлыгы» кысаларында актив катнашканнар да игътибарсыз калмады.

Авыл җирлекләре үз территорияләрен төзекләндерү, чистарту эшләрендә зур активлык күрсәттеләр. Оешмалар да әлеге чарада катнашып, тирә-як мохитны яхшыртуга лаеклы өлеш керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев