Татар Ямалысы социаль хезмәткәре Дилара Закирова Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре исеменә лаек булды
Социаль хезмәткәр көненә багышлап Казанда Рөстәм Миңнеханов репсбликаның социаль өлкә вәкилләре белән очрашты. Чара «Восхождение» тернәкләндерү үзәгендә узды һәм республика учреждениеләре хезмәткәрләрен һәм «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторларын җыйды.
Актаныш районының «Игелек үзәге» комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгеннән социаль хезмәткәр Дилара Фарис кызы Закирова «Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» исеменә лаек булды. Югары бүләкне аңа Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды. Райондашыбыз Татар Ямалысы авылында 30 елдан артык социаль хезмәткәр булып эшли, өлкәнәрне, саулыкка туймаган авылдашларын тәрбияли.
Дилара Фарис кызын һәм барлык социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сезнең хезмәтегез җәмгыять өчен бәяләп бетергесез һәм әһәмиятле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев