Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов «Актаныш-информ» журналистларын мактады
«Актаныш-информ» журналистлары Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә уздырылган, республиканың фәнни-технологик үсешен массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырту конкурсында җиңүчеләр булды. Җиңүчеләрне Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов котлады.
«Журналист – безнең аерым мөнәсәбәт булган үзгә бер һөнәр. Сез кайсы темага алынсагыз да, беренче чиратта халыкны төгәл мәгълүмат белән тәэмин итәсез. Журналистлар башка һөнәрләрдә, мәсәлән, автоинспекторлар да булып караган чаклары булды. Ләкин инспектор яки башка берәр һөнәр иясе журналист була алмый. Галимнәр белән дә тыгыз элемтәдә хезмәт кыласыз, фән эшлеклеләренең популярлыгын арттырасыз. Фән өчен сезнең каләм көчегез бәяләп бетергесез дәрәҗәдә. Бу конкурс та бер традициягә әйләнеп китте һәм матур күренешкә әверелде», – диде Рифкать Нургали улы.

«Татарстан Республикасының фәнни-технологик үсеше» номинациясендә «Актаныш-информ»ның радиотапшырулар бүлеге мөдире Әлфия Мөхәммәтова радио буенча, ә «Актаныш таңнары» газетасы журналисты Рузилә Хәсәнова басма мәгълүмат чаралары буенча өченче урынны яулады. «Габдулла Тукай иҗаты» номинациясендә сайт мөхәррире Ләйсән Газизова интернет чаралары арасында, ә Әлфия Мөхәммәтова радио буенча икенче урынны алды. Рифкать Нургали улы Актаныш журналистларының хезмәтен югары бәяләде, алар белән аралашып, «Афәрин!» дип, мактау сүзләрен әйтте.
Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев