Актаныш

Актаныш районы

16+
Бәхет кошы — хезмәттә

Хезмәтегез олы хөрмәткә лаек!

Март аеның өченче якшәмбесе — 15 март — торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан барлык коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен ихластан котлыйбыз. Авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә ныклык, гаиләләренә иминлек, тынычлык, саулык-сәламәтлек теләп калабыз.

«Коммунсервис-Актаныш» МУП оешмасында 63 кеше хезмәт куя. Оешма Актаныш районы халкын су белән тәэмин итү, канализация һәм төзекләндерү (благоустройство) тармаклары буенча хезмәт күрсәтә. Су белән тәэмин итүдә 23 хезмәткәр, канализация тармагында — 20 кеше, төзекләндерү юнәлешендә — 25 хезмәткәр эшли. Шулай ук башка төр хезмәтләр башкаручы белгечләре дә бар.

Су белән тәэмин итү өлкәсендә райондагы барлык авылларга хезмәт күрсәтәбез. Канализация буенча исә Актаныш авылындагы челтәрләрне карап торабыз. Хезмәт күрсәтү өчен оешмада 21 берәмлек техника, шул исәптән ике грейдер бар. Кышкы чорда кайбер авыллар белән төзелгән контрактлар нигезендә юлларны кардан чистарту эшләрен дә башкарабыз, – ди «Коммунсервис-Актаныш» МУП директоры Риназ Шәрипов

Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләреннән башка Актанышны күз алдына да китереп булмый. Урамнарыбыз, парклар һәм башка җәмәгать урыннарының чисталыгы аларның фидакарь хезмәте бәрабәренә ирешелә. Аларның тырышлыгы белән юллар, баскычлар һәм тротуарларыбыз кардан чистартыла, куркынычсыз һәм уңайлы булып кала.

Коллективта үз эшенә тугры кешеләр күп. Шуларның берсе — Җәмилә Шәйгәрданова, ул коммуналь хезмәттә 50 елдан артык эшли. Лаеклы ялда булуга карамастан, хезмәтеннән ялыкмаган. Җәмилә апа тагын өч хезмәттәше белән аскы Актанышка төшә торган баскычларны кардан чистарта иде. Эш арасында көчле беләкле ханымнар белән сөйләшеп алдык.

Быел кыш бик карлы килде. Шулай булса да 57 бистәдәге җәяүле юлларын, күперләрне чиста тоттык. Эшкә баручылар, юлдан үтүче җәяүлеләр «Алай да сез бар, зур рәхмәт сезгә», дип китәләр,- ди Җәмилә апа. 

Зинфира Хөрмәтуллина оешмада 10 елга якын эшли. «Беләктә көч кирәк, көчең булса, бар авырлыкны да җиңеп була. Эш коралларыбыз җитәрлек, - дип ул да хезмәтен яратуын белдерде.

Фәнүзә Латыйпованың эш стажы 8 ел эш. Ул да үземлек һәм сәламәтлек таләп итүче хезмәтеннән зарланмады. Алмазия Сәрвәрова исә хезмәттәшләре белән дус-тату эшләүне зур бәхеткә саный.

Авыл халкы коммуналь хезмәткәрләргә нык рәхмәтле. Без интервью алган вакытта җәяүле авылдашларыбыз туктап, үз фикерләрен, хөрмәт сүзләрен белдерделәр:

Фидания Әминова: «Коммуналь хезмәткәрләргә бик рәхмәтлебез. Баскычлар, юллар чистартылган, рәхәтләнеп карга батмыйча, бозлавыктан курыкмыйча йөрибез», — ди.

-Көн саен Аскы Актаныштан өскә кибеткә менәм. Көн саен шушы кызлар карны көриләр, баскычтагы бозны чабып чистарталар. Бу эшчеләргә нинди генә мактау кәгазьләре бирсәң дә аз булыр кебек, – ди Розалия Яппарова.

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне алдыннан Риназ Шәрипов тармак хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады:

«Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләргә көндәлек тырыш хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Нәкъ менә сезнең хезмәтегез аркасында районда теләсә нинди һава торышында да тәртип һәм чисталык саклана».

Коммуналь хезмәткәрләрнең эшчәнлеге — һәркем өчен күренеп торган, әмма еш кына игътибардан читтә кала торган зур хезмәт. Аларга ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаиләләренә бәхет-иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев