Актаныш

Актаныш районы

16+
Белдерүләр

Актанышлыларны 25 һәм 26 апрельдә Бөтенроссия өмәсендә катнашырга чакырабыз!

25 һәм 26 апрель көннәрендә Актанышта зур экологик акция – Бөтенроссия өмәсе узачак. Барлык райондашларыбызны туган якны төзекләндерүдә үз өлешен кертергә чакырабыз.

Актанышта апрельдән башлап июньгә  кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Районыбызда торак пунктлар территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү буенча массакүләм өмәләр үткәрелә.

Ә 25 апрель һәм 26 апрельдә Актанышта иҗтимагый акция – Бөтенроссия өмәсе узачак. Барыгызны да өмәдә актив катнашырга чакырабыз!

Мондый чараларда катнашу әйләнә-тирә мохитны матурлый, торак пунктларыбызның тышкы торышын яхшырта, уртак хезмәт бик күп уңай хис-тойгылар бирә, коллективтагы мөнәсәбәтләрне ныгыта.

Әйдәгез, бергәләп районыбызны чистартыйк, уңайлырак итик! Безнең өмәдә катнашуыбыз-һәркем өчен тормыш сыйфатын яхшыртуга бер адым бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев