24 ноябрьдә махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның әниләре һәм тормыш иптәшләре өчен очрашу оештырыла.
Чаралар түбәндәге вакытта узачак:
-
10:00 сәгатьтә – «Яшьлек» яшьләр үзәгендә;
-
12:00 сәгатьтә – «Акчарлак» кафесында.
Очрашуны Казан шәһәрендәге Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов оештыра.
Бу көн якыннары махсус хәрби операциядә булган әниләргә һәм хатын-кызларга игътибар, ихтирам һәм рухи ярдәм күрсәтү өчен матур мөмкинлек булачак.
Нет комментариев