14 ноябрьдә Татарстанның кайбер районнарында җилнең тизлеге секундына 16–21 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка хәвефсезлек чараларын искә төшерә.
Һава торышының начарлануы сәбәпле, Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны саклык чараларын күрергә чакыра.
Көчле җил вакытында:
-
Реклама щитлары, юл билгеләре һәм агачлар астында ышыкланмагыз.
-
Электр линияләре янында йөрмәгез, өзелгән электр чыбыкларына якын килмәгез.
-
Балаларны караучысыз калдырмагыз.
-
Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтегез.
-
Урамда йөргәндә аеруча игътибарлы һәм сак булыгыз.
Җил көчәйгән вакытта мөмкин булганча биналар эчендә калыгыз, балконнардагы һәм ишегалларындагы җил очырып алып китә алырлык әйберләрне беркетегез.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 112 номерына шалтыратыгыз!
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Нет комментариев