«Без бергә» иҗат төркеме Күҗәкә авылында хәйрия концерты белән чыгыш ясады
#БЕЗ- БЕРГӘ!

«Без бергә» иҗат төркеме Күҗәкә авылында хәйрия концерты белән чыгыш ясады

Кичә Күҗәкә авылында махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга ярдәм күрсәтү максатыннан «Без бергә» иҗат төркеменең хәйрия концерты узды. Әлеге чара бер максат – ил сагында торучы егетләребезгә ярдәм итү, аларга рухи көч һәм туган якларыбыздан җылы сәлам җиткерү теләге белән оештырылды.

Концерт барышында иҗат төркеме чыгышлары тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте. Җыр-моң аша яңгыраган туган илгә мәхәббәт, бердәмлек һәм ярдәмләшү хисләре чараның төп эчтәлеген тәшкил итте. Авыл халкы да әлеге игелекле башлангычтан читтә калмады, үз өлешен кертергә теләп, концертка килгән иде.

Чара нәтиҗәсендә махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга ярдәм йөзеннән 17 400 сум акча һәм гуманитар ярдәм җыелды.

Оештыручылар концертта катнашкан һәркемгә, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән авылдашларга ихлас рәхмәтләрен җиткерә. Мондый чаралар кешеләрне берләштерә, авыр вакытта бер-береңә терәк булуның никадәр мөһим икәнен тагын бер кат күрсәтә.

«Әлеге чарада катнашкан һәркемгә зур рәхмәт! Иҗат төркеменә киләчәктә дә уңышлар телибез. Ил алдына куелган максатларга бергәләп ирешергә язсын. Егетләребез, абыйларыбыз исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар! Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!» – ди оештыручылар.

Бердәмлек һәм ярдәмләшү – иң авыр чакларда да кешеләрне бергә туплый торган зур көч. Изге эшкә кушылган һәркемгә рәхмәт!


Нет комментариев