Халкыбызга бик күп талантлы шәхесләрне тәрбияләп үстергән туган ягыбыз Актанышта яшәп иҗат итүче шагыйрә, мөгаллимә, җәмәгать эшлеклесе Вәзилә Чинаеваның яңа китабында балалар өчен иҗат ителгән шигырьләре урын алган. Алардан яктылык, ихласлык, итагатьлелек, матурлык бөркелә. Бу, әлбәттә, каләм иясенең табигый таланты һәм кырык елдан артык милли мәгариф өлкәсендә эшләве белән бәйле. Аның иҗаты да ипле, тәрбияви, дөньяны ярату, кешеләргә хөрмәт хисләре белән сугарылган. Ул бала чагының якты хатирәләрен дә сагынып искә ала, хәзерге сабыйлар психологиясен дә яхшы белә.
Иҗат
Шигырьләренең үзәгендә балалар тормышы, өлкәннәргә хөрмәт, туган якны, туган илне ярату, туган телне, милли гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау, нәсел-нәсәп белән горурлану ята. Аларда Актанышның матурлыгы, кешеләренең ягымлылыгы да чагыла.
“Хезмәт сөйгән – хөрмәт күргән”, “Тәмле тел ул – балдан татлы” кебек акыллы гыйбарәләр – үзләре үк дидактика, метафорик сөйләм.
«Мин ялкау малай түгел», «Каникулда авылда» шигырьләрендә тырышлыкка, хезмәткә дан җырланса, «Әй, телефон, телефон» шигыре замана афәте булган «экранга бәйлелек»тән балаларны аеру, аларны гадәти чын тормышка «кайтару» теләге белән өретелгән. Дөресен генә әйткәндә, шагыйрәнең кечкенә геройлары һәрвакыт эштә, алар әти-әниләренә булышалар, яхшы билгеләргә укыйлар, үзләре белеп, ярдәмләшеп яшиләр, шул ук вакытта шаярып, шукланып алырга да вакыт табалар. Иң мөһиме: аларның гаиләләре тату, бердәм, бөтен.
Шигырьләрдә газиз әти-әнине, туган ягыңны, туганнарыңны, халкыбызның гореф-гадәтләрен зурлау да, үз сүзе аша тәртип, җаваплылык, әдәп-әхлак кебек таләпләр дә бар аларда.
Каләм көче
Ярты гасыр гомере туган мәктәбендә узган, укытучы һөнәрен чын йөрәге белән яраткан мөгаллимә-шагыйрә мәктәп тормышын аеручы яратып тасвирлый. «Өр-яңа укучы» шигырендә беренче сыйныфка аяк баскан укучының хисләре шулкадәр матур, үзенчәлекле итеп бирелсә, уку йорты белән бәйле «Табышмаклар» , «Башваткычлар» яңалык булып торалар.
Шагыйрәнең шигырьләрендә табигатьнең гүзәллегенә соклану, аны саклау, сәламәт булырга омтылу, тормыштан канәгать итеп яшәү, игелеклек, мәрхәмәтлек, тыйнаклык, сабырлык, инсафлык, тугрыклык кебек кешелекнең күркәм сыйфатлары да киң чагылыш таба. Шагыйрә балаларда әйләнә-тирә мохиткә мәхәббәт, сак мөнәсәбәт тәрбияләүдә дә үзенең саллы өлешен кертә. Балаларны төрле яклап тәрбияләү, аларга кече яшьтән үк тормыш матурлыгын һәм байлыгын күрсәтү, сау-сәламәт хисләр тәрбияләү – шагыйрәнең иң зур теләге. «Балыкта», «Җиләктә», «Елның дүрт фасылы», «Уйлан, кеше! » шигырьләре әнә шундыйлардан.
Табигать тереклекләре: үсемлекләр, гөмбәләр, балыклар исемнәренең татарчадан русчага тәрҗемә ителүе дә укучы балаларның табигать турындагы күзаллавын киңәйтә, белемнәрен арттыра. Билгеле бер хәрефләрдән генә язылган әсәрләре дә (тавтограмма) игътибарны җәлеп итә, хуплауга лаек матур тәҗрибә булып тора.
Шунысы мөһим: каләм иясенең теләге бер – ул Җир шарында тынычлык булуын, халыкларның дус-тату яшәвен тели.
Теле тәмле шагыйрәнең. Аның шигырьләре – кайнар хис-тойгылы, үткен фикерле, бар дөньяга ярату өләшкән, җырлап укыла торган шигырьләр. Күңеле үзенә нинди азык сорый, укучысына да шундый тәмле сүзләрдән “пешерелгән” шигырьләр бүләк итә ул. Бу шигырьләр аша тормыш чагурак, баерак, кызыклырак була бара.
Мөгаллимә-шагыйрәнең яхшылык, изге теләкләр белән тулы бу китабы үз укучысын табар, яңа буын сабыйларны тәрбияләүдә саллы өлешен кертер дип ышанам, ә Вәзилә апага исәнлек-саулык, илһам, зур уңышлар телим!
Ленар Шәех,
шагыйрь, филология фәннәре кандидаты,
Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты
Нет комментариев