Быел Актаныш районы, бигрәк тә район үзәге булган Актаныш авылы күзгә күренеп үзгәрде. Урамнар төзекләнде, күптәннән хәл ителүен көткән мәсьәләләргә игътибар артты. Кайбер урамнарда яшәүчеләр хәтта начар юлларга шулкадәр күнегеп беткән иде ки, үзләренең гозерләрен ишетүче булмас дип тә уйлый башлаганнар иде.
Әмма быел көтелмәгән сөенеч килде: еллар буе юлсызлыкка зарланып яшәгән урамнарга асфальт түшәлде. Иң мөһиме – бу эш күз буяу өчен, вакытлыча гына «Әйдә, ярар», диеп башкарылмады. Юллар тиешле технологияләрне һәм дәүләт стандартларын үтәп, сыйфатлы итеп салынды. Төзүчеләрнең үз эшләренә җаваплы, намуслы караулары, һәр этапны җиренә җиткереп башкарулары район халкында соклану һәм канәгатьлек хисләре уятты.
Бүген яңа юллардан йөргән актанышлыларның рәхмәт сүзләрен ишетү – башкарылган хезмәтнең иң зур бәясе. Еллар буе көтелгән үзгәрешләрнең тормышка ашуы кешеләргә уңайлык кына түгел, туган авылларына карата горурлык хисләре уяна һәм киләчәккә ышаныч өсти.
33 ел көткән юл
Совет урамында яшәүче Мәгъсүм Сираев яңа асфальт юлга сөенүчеләрнең берсе. Мәчет карты буларак хөрмәт казанган Мәгъсүм абый шатлыгын яшерми, булганына шөкер итеп, әлеге эшне башкаручыларга рәхмәтен җиткерә.
– Барыбыз да сөенәбез, әлхәмдүлилләһи раббил-галәмин! Биргәненә шөкер, рәхмәт, Хуҗам! Аллаһ Сөбхәнә вә Тәгаләнең рәхмәте, ризалыгы белән, җитәкчеләребезнең ярдәме нәтиҗәсендә безнең урамга да юл салдылар. Ике катлы итеп, бик яхшы эшләделәр, – ди ул.
Мәгъсүм абый бу урамга 1993 елда килеп урнашкан. Ул елларда биредә тормыш өчен иң кирәкле уңайлыклар бөтенләй булмаган әле.
– Мин монда килеп төпләнгәндә су да, газ да, электр да юк иде. Юл турында әйтеп тә торасы юк. Су да еракта иде. Инде менә 33 ел вакыт үтте, ниһаять, безнең урамга да юл салдылар. Әлхәмдүлилләһи, бик яхшы юл булды! – дип сөйли ул.
Юл төзүчеләрнең хезмәтен дә аерым билгеләп үтә Мәгъсүм абый. Аның сүзләренчә, Актаныш һәм Саба районы оешмалары юл төзүчеләре башкарган эш нәтиҗәсендә урамда тигез, матур, ныклы юл барлыкка килгән. Асфальтны кат-кат түшәп, сыйфатлы итеп башкарганнар.
– Юл тигез дә, биек тә, матур да килеп чыкты. Шушы юлдан тагын 33 ел рәхәтләнеп йөрергә язсын! Бүген безнең өчен зур шатлык көне. Җомга көн – Аллаһның яраткан, матур көне. Шушы көнне сезнең дә килеп, юлларыбызны төшереп китүегезгә сөенәбез. Әлхәмдүлилләһи дип яшибез, – ди Мәгъсүм абый.
Зөһрә апаның 75 яшьлек юбилеена – яңа асфальт юл
Актанышның һәр урамы, һәр тыкрыгы өчен борчылып яшәүче кешеләр бар. Алар өчен юл – транспорт чаралары йөрү урыны гына түгел, ә көндәлек тормышның уңайлыгы, күршеләр белән аралашу, туган нигезгә булган хөрмәт билгесе дә. Совет урамында яшәүче Зөһрә апа Закирова район җитәкчелегенә үз урамнарына асфальт салуны сорап мөрәҗәгать иткән.

– Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповның гражданнарны кабул итүен белә идем. Шуңа алдан язылдым. Комиссия алдында гозеремне җиткердем. Бу урамга иң беренче булып Мәгъсүмнәр килеп урнашты. 1993 еллар иде бу. Без дә Совет урамының дәвамы булган әлеге урамга килеп төпләндек. Актанышның үзәк урамнарының барысына да асфальт җәелде, ә безнеке гел читтә калды. Шуңа күңелебез бик төшә иде. Бигрәк тә газ үткәргәннән соң, юлның хәле тагы да начарланды. Без дә башкалар кебек матур, төзек юлдан йөрергә теләдек, – дип искә ала.
Актаныш районының абруйлы мөслимәсе, 27 ел дәвамында авыл башкарма комитетында эшләгән Зөһрә апа әйтүенчә, урамга моңа кадәр бер тапкыр вак таш түшәлгән булган. Ул вакытлыча гына хезмәт иткән. Шуннан соң район җитәкчелегенә берничә мәртәбә мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
Безне-ишеттеләр!
Бүген Зөһрә апа һәм аның күршеләре яңа юлдан йөрүләренә куанып бетә алмый. Юлга ике кат асфальт түшәлгән, вак таш җәю эшләре дә башкарылган. Иң мөһиме – урам халкының күптәнге теләге тормышка ашкан.
Зөһрә апа өчен бу вакыйганың тагын бер үзенчәлекле ягы бар. Яңа юл аның 75 яшьлек юбилее алдыннан файдалануга тапшырылган. Ул моны үзенә җитәкчелек тарафыннан ясалган матур бүләк итеп кабул итә.
– Юл ясауны контрольдә тоткан башкарма комитеты җитәкчесе Ильфак Шамилевичка: «Миңа 75 яшь тула бит, бу сезнең яктан юбилей бүләге булыр», – дип тә әйткән идем. Чыннан да, эшләр нәкъ шул көннәргә туры килде. Безнең урам халкы бик тату яши, күршеләребез дә бик әйбәт. Шушы сөенечне күрүебезгә бик шатбыз. Җитәкчеләргә, бигрәк тә юл төзүчеләргә зур рәхмәт! Бик матур итеп эшләделәр. Аллаһның рәхмәтендә булсыннар, исән-сау йөрсеннәр! – ди Зөһрә апа.
Күршеләр дә юлның сыйфатын югары бәяли
Совет урамында яшәүче Айрат абый да башкарылган эштән бик канәгать. Ул төзүчеләрнең хезмәтенә көн саен диярлек шаһит булган.

– Мин иртәнге сәгать җидедә эшкә чыгып китәм. Инде шул вакытта ук төзүчеләр урамга килеп, эшләрен башлап җибәрә иделәр. Бик сыйфатлы итеп башкардылар. Юлны дәүләт стандартларына туры китереп, яхшы һәм җиренә җиткереп эшләделәр, – ди ул.
Төркиядән кайтуга – яңа юл!
Ә менә Рәшит Мәгъзүмов өчен яңа юл чын мәгънәсендә көтелмәгән сөенеч булган. Ул Төркиягә киткәндә урамда асфальт юл булмаган. Әйләнеп кайтуына инде төзек, матур юл әзер торган!
– Мин Төркиягә киткән идем. Кайтуыма шаккатып торам: урамыбызга асфальт юл салып куйганнар! Бик зур рәхмәт! – ди Рәшит абый, сөенечен яшермичә.
Юл гына түгел, хөрмәт тә
Мондый үзгәрешләр кешеләрнең күңеленә уңай тәэсир итә. Алар үзләрен онытылган, кирәксез итеп түгел, ә җәмгыятькә кирәкле, фикере ишетелә, гозере игътибарга алына торган кешеләр итеп тоя башлый. “Минем дә хезмәтем, шушы җирдә яшәлгән елларым заяга узмаган икән”, – дигән ышаныч уяна. Чөнки кайчак кеше өчен яңа юлның әһәмияте асфальт белән генә үлчәнми. Аның артында – хөрмәт, игътибар һәм кадер дигәне дә бар.
Нет комментариев