Шикәр диабеты: Актаныш районында 950 кеше исәптә тора
Сәламәтлек сагында

Шикәр диабеты: Актаныш районында 950 кеше исәптә тора

Актаныш үзәк район хастаханәсе табиб-эндокринологы Султон Равшанбекович Исомиддинов белән шикәр диабетының сәбәпләре, беренче билгеләре, дәвалау ысуллары һәм авыруны кисәтү мөмкинлекләре турында сөйләштек.

Актаныш районы буенча шикәр диабеты (сахарный диабет) диагнозы белән 950 кеше исәптә тора. 

Авыруларның төгәл статистикасы түбәндәгечә:

  • 1 типтагы шикәр диабеты белән авыручылар — 54 кеше;

  • 2 типтагы шикәр диабеты белән авыручылар — 889 кеше;

  • Авырулар арасында 7 бала бар.

Актаныш районында 950 кеше исәптә тора

Шикәр диабеты — бүгенге көндә киң таралган хроник авыруларның берсе. Аның белән өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә очраша. Иң куркынычы — авыруның кайбер очракларда озак вакыт сиздермичә үсеш алуы. Кеше үзен яхшы хис итәргә мөмкин, ә кандагы шикәр күләме инде нормадан югары була.

Шикәр диабеты нәрсә ул? Аның беренче билгеләрен ничек танырга? Авыруны кисәтеп буламы? Диабет белән авыручыларга нинди ярдәм күрсәтелә? Бу һәм башка сорауларга Актаныш үзәк район хастаханәсе табиб-эндокринологы Султан Равшанбекович Исомединов җавап бирә.

Шикәр диабеты нинди авыру ул һәм ул ни сәбәпле барлыкка килә?

— Шикәр диабеты — организмда матдәләр алмашы бозылу белән бәйле хроник авыру. Аның вакытында кандагы глюкоза, ягъни шикәр, күзәнәкләр тарафыннан тиешенчә үзләштерелми. Нәтиҗәдә, канда аның күләме арта.

Шикәр диабетының беренче һәм икенче төрләре бар. Беренче төр диабет вакытында ашказаны асты бизе инсулин гормонын җитәрлек күләмдә җитештерми яки бөтенләй җитештерми башлый. Әлеге гормон глюкозаның организм күзәнәкләренә үтеп керүе һәм үзләштерелүе өчен кирәк. Шуңа күрә беренче төр диабет белән авыручыларга инсулинны даими кабул итәргә туры килә.

Актаныш районында 950 кеше исәптә тораИкенче төр диабет вакытында исә инсулин җитештерелә, әмма организм күзәнәкләре аңа тиешенчә сизгер булмый. Бу күренеш инсулинга чыдамлык — инсулинорезистентлык дип атала.

Ике төрнең дә төп үзенчәлеге бер: кандагы шикәр күләме күтәрелә. Әмма аларның барлыкка килү сәбәпләре һәм дәвалау алымнары төрле.

Авыруның беренче билгеләре нинди?

— Иң еш очрый торган билгеләр — даими сусау, еш бәдрәфкә йөрү, хәлсезлек, тиз ару һәм йокы бозылу.

Беренче төр шикәр диабеты, гадәттә, тиз үсеш ала. Кайбер очракларда авыру бер-ике ай эчендә ачыкланырга мөмкин. Гадәттә бу авыру ашыгыч медицина ярдәме белән авыр хәлдә хастаханәгә эләккәч ачыклана.

Актаныш районында 950 кеше исәптә тораИкенче төр диабет исә озак еллар дәвамында сиздермичә үсеш ала. Кеше биш, алты, хәтта ун ел буе үзендә авыру барлыгын белмичә йөрергә мөмкин. Шуңа күрә үзеңне яхшы хис итү кандагы шикәр күләме нормада дигән сүз түгел. Даими тикшеренү узу бик мөһим.

Шикәр диабетын булдырмау өчен нәрсә эшләргә кирәк?

— Беренче төр шикәр диабетын тулысынча кисәтү мөмкинлеге әлегә юк. Ул күбесенчә нәселдән килгән үзенчәлекләр һәм иммун системасы эшчәнлеге белән бәйле.

Ә икенче төр диабетның үсешен булдырмауда яшәү рәвеше зур роль уйный.

Актаныш районында 950 кеше исәптә тораБеренчедән, физик активлыкны арттырырга кирәк. Атнасына кимендә 150 минут хәрәкәтләнү тәкъдим ителә. Бу — гимнастика, йөгерү, җәяү йөрү яки башка төрле күнегүләр булырга мөмкин. Өлкән яшьтәге кешеләргә дә спорт белән интенсив шөгыльләнү мәҗбүри түгел. Көн саен 10–20 минут саф һавада йөрү дә файдалы.

Икенчедән, туклануга игътибар итәргә кирәк. Татлы камыр ризыклары, конфетлар, бал, кайнатмалар һәм тиз үзләштерелә торган углеводларга бай башка ризыкларны чикләү яхшы.

Өченчедән, стрессны да истән чыгарырга ярамый. Озакка сузылган эмоциональ киеренкелек организмга тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә сәламәт яшәү рәвеше алып бару физик активлыкны гына түгел, ә психологик халәтне дә кайгыртуны үз эченә ала.

Яшьләр арасында шикәр диабеты еш очрыймы?

— Яшьләр арасында шикәр диабеты өлкәннәр белән чагыштырганда сирәгрәк очрый. Әмма яшь кешеләрдә дә бу авыру ачыклана.

Россиядә якынча 5,8 миллион кеше шикәр диабеты белән исәптә тора. Аларның 300 меңгә якыны — беренче төр диабет белән авыручылар, калган 5,5 миллионы — икенче төр диабетлылар.

Безнең тәҗрибәдә дә яшь пациентлар бар. Күптән түгел генә 22–23 яшьлек егеттә беренче төр шикәр диабеты ачыкланды. Мондый очракта дәвалауны кичектерергә ярамый. Беренче төр диабет вакытында төп дәвалау ысулы — инсулин куллану.

Эндокринологка мөрәҗәгать иткәнче нинди анализлар тапшырырга кирәк?

— Иң яхшысы — башта табибка күренү. Әгәр кеше анализларны алдан тапшырып килергә тели икән, биохимик кан анализы ясатып, глюкоза күләмен тикшертергә мөмкин.

Актаныш районында 950 кеше исәптә тораКандагы шикәр күләме югары булса, гликирланган гемоглобинга анализ тапшырырга кирәк. Ул соңгы ике-өч айдагы уртача глюкоза дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итә.

ТТГ күрсәткече исә калкансыман биз эшчәнлеген бәяләү өчен кирәк. Әгәр кешенең артык авырлыгы булса, чәчләре коелса, тиресе корыса, калкансыман бизне тикшерү зарурлыгы туарга мөмкин. Нинди анализлар кирәклеген табиб билгели.

Актаныш районында шикәр диабеты белән күпме кеше исәптә тора?

— Бүгенге көндә район буенча якынча 950 кеше шикәр диабеты белән исәптә тора. Алар арасында авыруның беренче һәм икенче төре белән чирләүчеләр бар.

Беренче төр диабет күп очракта кеше ашыгыч медицина ярдәме белән мөрәҗәгать иткәндә ачыклана. Ә икенче төре диспансеризация вакытында яки планлы тикшеренүләр узганда күбрәк табыла.

Шуңа күрә бернинди зарланулар булмаса да, вакытында медицина тикшерүе узарга, кан анализлары тапшырырга кирәк.

Шикәр диабетын тулысынча дәвалап буламы?

— Әлегә шикәр диабетын тулысынча дәвалау мөмкинлеге юк. Әмма авыруны контрольдә тотарга, кандагы шикәр күләмен тиешле дәрәҗәдә сакларга мөмкинлек бирүче нәтиҗәле дәвалау ысуллары бар.

Беренче төр диабет вакытында инсулин куллану — төп дәвалау чарасы. Икенче төрдә исә шикәрне киметүче дарулар, шул исәптән таблеткалар билгеләнә. Дөрес туклану һәм физик активлык та бик мөһим.

Медицина көннән-көн үсә, яңа препаратлар барлыкка килә, дәвалау мөмкинлекләре киңәя.

Шикәр диабеты нинди өзлегүләргә китерергә мөмкин?

— Кандагы шикәр күләме озак вакыт югары булганда, глюкоза организмга тискәре йогынты ясый, кан тамырларына һәм нерв җепселләренә зыян китерә.

Иң җитди өзлегүләрнең берсе — диабетик ретинопатия. Ул күзнең челтәр катлавындагы кан тамырларын зарарлый, күрү сәләтенең начараюына китерергә мөмкин.

Актаныш районында 950 кеше исәптә тораДиабетик нефропатия вакытында бөерләрнең эшчәнлеге бозыла, авыр очракларда хроник бөер авыруы үсеш ала.

Шулай ук диабетик полинейропатия барлыкка килергә мөмкин. Бу очракта нервлар зарарлана, кул-аякларның сизгерлеге кими. Кеше тән җәрәхәтләрен, авыртуны вакытында сизми калырга мөмкин.

Кайбер очракларда нерв системасы зарарлану сәбәпле, миокард инфаркты вакытында да кеше авыртуны тиешенчә тоймаска мөмкин. Шуңа күрә кандагы шикәр күләмен контрольдә тоту — җитди өзлегүләрне кисәтүнең мөһим шарты.

Диабет белән авыручыларга бушлай дарулар биреләме?

— Әйе, дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелә.

Беренче төр шикәр диабеты белән авыручылар инсулин, глюкометр, тест-тасма һәм инъекция өчен энәләр белән тәэмин ителә.

Икенче төр диабетлыларга да шикәр күләмен киметүче таблетка рәвешендәге препаратлар бушлай бирелә. Әмма кандагы глюкозаны тикшерү өчен кирәкле җайланмалар һәм тест-тасма белән тәэмин итү мөмкинлекләре беренче төр белән чагыштырганда чиклерәк. Бу мәсьәләләр гамәлдәге норматив документлар һәм медицина күрсәткечләре нигезендә хәл ителә.

Шикәр диабеты белән авыручылар табибка ничә айга бер килергә тиеш?

— Иң яхшысы — өч айга бер тапкыр эндокринологка күренү. Әмма төрле сәбәпләр аркасында һәркемнең дә еш килеп йөрергә мөмкинлеге юк. Шуңа күрә кимендә алты айга яки елга бер тапкыр булса да табибка күренергә кирәк. Бу авыруның барышына һәм табиб киңәшләренә бәйле.

Актаныш районында 950 кеше исәптә тораМоннан тыш, күзләрне тикшерү өчен офтальмологка, шулай ук невролог һәм нефрологка даими мөрәҗәгать итү мөһим. Бу мөмкин булган өзлегүләрне вакытында ачыкларга ярдәм итә.

Даруларны вакытында кабул итеп, табиб киңәшләрен үтәгән кеше гадәти тормыш белән яши аламы?

— Әлбәттә. Бу — бик мөһим сорау. Әгәр кеше табиб билгеләгән даруларны вакытында кабул итә, кандагы шикәр күләмен даими тикшерә, дөрес туклана һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бара икән, ул тулы канлы тормыш белән яши ала.

Шикәр диабеты белән авыручы кеше, авыруын контрольдә тоткан очракта, тормыш сыйфаты буенча сәламәт кешедән аерылмый. Иң мөһиме — глюкоза күләмен билгеләнгән максатчан күрсәткечләр чикләрендә тоту һәм өзлегүләргә юл куймау.

Диабет белән авыручылар өчен психологик ярдәмнең әһәмияте нинди?

— Психологик ярдәм бик мөһим. Пациентлар безгә килгәч, табибның сүзләре дә зур әһәмияткә ия.

Аңлыйм, һәр көнне бармакка энә кадап, кандагы шикәр күләмен тикшерү, инсулин кадау, туклануны контрольдә тоту, яраткан татлы ризыклардан баш тарту җиңел түгел. Болар барысы да кешедән сабырлык һәм ихтыяр көче таләп итә.

Актаныш районында 950 кеше исәптә тораШуңа күрә авыруга гаиләсенең, якыннарының, дусларының һәм табибның ярдәме кирәк. Кеше бу авыру белән дә тулы канлы тормыш алып бара алуын аңласын. Ул үз проблемасы белән ялгыз калмаска тиеш. Якыннарының аңлавы һәм ярдәме дәвалануны дәвам итәргә, үз сәламәтлегенә җаваплы карарга көч бирә.

Сүзебезне йомгаклап шуны әйтергә кирәк: шикәр диабеты — даими игътибар һәм контроль таләп итә торган авыру. Әмма вакытында ачыкланган, дөрес дәваланган очракта аның белән тулы канлы тормыш алып барырга мөмкин. Шуңа күрә сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, организмдагы үзгәрешләрне игътибарсыз калдырмагыз һәм табибка күренүне кичектермәгез.


Нет комментариев