Актаныш

Актаныш районы

16+
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Актаныш районы башлыгы районыбыз волонтерларын бәйрәм белән котлады

Бүген Ирекле ярдәм итүчеләр- волонтерлар көнендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов «Без бергә» коммерцияле булмаган фонд канаты астында эшләүче волонерларны бәйрәм белән котлады.

«Без бергә» коммерцияле булмаган фонды Актаныш районы авыл җирлекләрендәге халык белән матур элемтә тота. Махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбызга бөтен төрле ярдәм күрсәтелә, авыл халкы ихластан булыша, хәрби кирәк-яраклар алу өчен акчалата, әйберләтә ярдәм итә, маскировка челтәрләре үрә, коры ашлар әзерли, окоп шәмнәре ясый, соңгы вакытта тез каплагычлар, билне салкыннан сакларга махсус пояслар бәйли.

 

Тамчыдан күл җыела, әнә шулай бөртекләп җыелган ярдәм солдатларыбызның рухын күтәрә, җиңүгә рухландыра.

Бүгенге матур тормышыбызны булдыру өчен якташларыбыз ут эчендә дошман белән көрәшә. Бөтен теләгебез – махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-сау җиңү белән кайтсын.

 Вакытыгызны, көчегезне жәлләмичә хезмәт итүегез мактауга лаек. Сезнең хезмәтегез-ул ярдәм генә түгел, ул югары дәрәҗәдәге кешелеклелек чагылышы. Сез мохтаҗларга өмет бирәсез һәм районыбызны тагы да яхшырак һәм игелеклерәк итәсез. Кылган игелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын! Бәйрәмегез белән! - дип, төрле авыллардан җыелган волонтерларга изге теләкләрен җиткерде Ленар Рафак улы. 

«Без бергә» коммерцияле булмаган фонд директоры Лилия Гикрамина Актаныш, Иске Кормаш, Зөбәер, Киров, Иске Байсар, Уразай, Кәзкәй, Аеш һәм башка җирлекләрдән бәйрәм хөрмәтенә җыелган волонтерларга үзненең мактау кәгазьләрен тапшырды. Лилия Әхнәф кызы һәр бүләкләнүчегә үзенең олы рәхмәтен белдереп, аның нинди эшләр белән шөгыльләнүен әйтә барды. Ә иң истә калганы- 1232 полкының Актаныш районы волонтерларына юллаган котлау хатын уку булды.

Анда:

«Волонтеры и серебряные волонтеры!

Примите благодарность за вашу преданность ребятам и стране,

За тыл надежный, денежные сборы,

на все,  что не хватает в целом на войне.

Без вас никак, вы ангелы Росии. 

За спинами СВОих и чьих -то сыновей

Четвертую зиму держитесь золотые,

Четвертый год как вы становитесь сильней.

Такое время… Сильные повсюду

Никто не обещал, что будет нам легко.

Мы со СВОими победим на СВО,

Спасибо каждому за поддержку, за доверие, и за ваши добрые сердца!»

диелгән иде.

«Яшь гвардия»нең район бүлеге җитәкчесе Айдар Нуретдинов исә  Лилия Гикрамина белән фондның алыштыргысыз волонтеры Фирдания Нуруллинаны «Бердәм Россиянең Яшь гваврдия» региональ штабы җитәкчесе Р. А. Шигабутдиновның рәхмәт хатын бүләкләде.

2022 елда беренчеләрдә булып волонтерлыкка кушылган Зөбәер авылы Нурдидә Хаҗипова бу хәрәкәткә авылдашларын да тарта. Хәтта җәй көне авылга кунакка кайткан балалар да өлкәннәр белән клубка маскировка челтәрләре үрергә йөриләр. Токмач басу, яшелчәләр киптерү, аларны Минзәләгә коры ашлар ясарга илтү кебек эшләрне авырсынмый башкаралар. Соңгы арада тез каплагычлар бәйлиләр. Даими рәвештә 27 авыл кешесе махсус хәрби операциядәге якташларыбызга булыша, алар арасында 85 яшьлек әбиләргә кадәр бар. 

Иске Байсар авыл җирлегеннән Чишмәбаш авылында яшәүче Рәзилә белән Илгиз Гыйздәтуллиннар да игелекле эшләр оештыруның башында торалар. 

Махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәмне 2022 елдан алып барабыз, беркемнән карамыйча, үз белдегебез белән токмач кисүдән башлап җибәрдек. авыл апалары бик тиз кушылдылар, аннан йон носкилар бәйләдек. Акча җыеп медикаментлар, кием-салымнар алып килеп «Без бергә» фондына тапшырдык, егетләребезгә аерым пакет күчтәнәчләр әзерләдек. Быел 3 маскировка челтәре бәйләдек. Авыл халкы бик ярдәмчел, актив. Беркемгә дә ялынып тормыйбыз, үзебез эшлибез, үзебез Актанышка алып киләбез, – ди Рәзилә апа.

Өлкән яшьтә булсалар да, әле клубта да мәдәният хезмәте күрсәтәләр, икебез бергә булгач, бер кыенлыгы да юк, диләр Гыйздәтуллиннар.

Әйберләрне клубка җыябыз. Бөтен өмәләрне клубта оештырабыз. Солдатларга ярдәм итә алу – горурлык ул. Без олы яшьтә булгач, ут эченә бара алмыйбыз. Шуңа җиңүгә өлеш керткән кебек булабыз. Отпускага кайткач, сугышчылар килеп рәхмәт әйтәләр. Адреслы посылкалар алгач, нык рәхәт булды, диләр. 

Чишмәбаш, Иске, Яңа Байсар халкына бик зур рәхмәт! Волонтерлар-эчкерсез кешеләр алар. Алга таба да сугышлар беткәнче үзебезнекеләрне ташламыйк, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, – ди Илгиз абый.

Очрашу табын янында бергәләп сөйләшү, фикер алышу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев