Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

«Актаныш таңнары»ына язылып кофепешергеч откан язылучыбызның килене: Әни район газетасын 50 елдан артык алдыра

«Актаныш таңнары» газетасы абунәчеләре арасында һәр ярты ел саен отыш уеннары уздырабыз. 2024 нче елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасындагы уенга районыбызның «Остаз» кибете кыйммәтле бүләкләр белән иганәчелек итте.

Моның өчен кибетнең җитәкчесе Равил Ярмиевка зур рәхмәт! Инде отыш хуҗалары бүләкләрен алырга "Актаныш-информ"га килә башлады. Кофепешергеч откан Рәсимә Арсланованың бүләген без килене Луиза Рәвефовага биреп җибәрдек.  Луиза әниләренең бик шатлануын җиткерде.  

- Отыш нәтиҗәләрен "Актаныш-информ" сайтыннан укып белдек, әни кофепешергеч чыкканын белгәч бик дулкынланды. Әниебез 50 елдан артык район газетасын алдыра. Шуңа да кармастан, отыш уенында беренче тапкыр гына катнаша. Инде беренче катнашудан соң ук шундый зур бүләккә лаек булды, әни бик сөенде. Сезгә олы рәхмәтләрен җиткерде, -дип сөенечле хисләре белән уртаклашты Луиза.

- Иртән торуга кулга телефон алабыз һәм "Актаныш-информ"ны ачып карыйбыз. Барлык яңалыкларны тиз һәм дөрес итеп яктыртасыз. Көн дәвамында барлык хәбәрләр белән сезнең сайттагы, телеграммдагы, ВКонтактедагы чыганаклардан укып барабыз. Ә әниләр кебек өлкәннәр кәгазь исе килеп торган газетаны көтеп ала, алар "Актаныш таднары"н бик яратып укыйлар. Яраткан басмаларыннан бүләк оту икеләтә куаныч!- дип, Луиза Рәвефова вакытлы матбугатның көчен бәяләде һәм үз исеменнән тагын бер кат рәхмәт әйтте .

Районыбыз газетасына тугрылыклы абунәчеләребез, алга таба да безнең белән бергә булыгыз! Ә отыш хуҗаларын 2024 нче елның февраленә кадәр бүләкләрен алырга килүләрен көтеп калабыз!

Исемлек монда!

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев