Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Актаныш волонтерлары махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм озатты

«Яшьлек» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядәге егетләребезгә бар район халкы бердәм төстә гуманитар ярдәм җыйды. Яңа ел бәйрәме алдыннан егетләребезнең рухын күтәрү, якыннарының күңел җылысы белән җиңүгә омтылдыру һәм рәхмәт хисләре белән өретелгән күчтәнәч, бүләкләр, көнкүреш, сугыш кирәк-яракларын төяп өч машина ерак юлга кузгалды.

Әлеге йөк машиналарын үзебезнең гаярь, курку белмәс егетләребез иярли. Аларны озатырга мәктәп укучылары, технология техникум студентлары килде. Күчтәнәчләр, көндәлек кирәк-яраклар белән бергә автомобильләрдә окопларны җылытырга калай мичләр, хәрби техникаларны каплап яшерергә маскировка сеткалар, окоп шәмнәре, башка мөһим әйберләр дә урын алды. Берочтан әлеге территориядәге госпитальләргә, Донецк каласында яшәүче балаларга да гуманитар ярдәм җибәрелде.

Актанышлыларның активлыгы күрше-тирә районнарда яшәүчеләргә дә билгеле. Бу юлы  Әгерҗе, Минзәлә, Башкортстанның кайбер авылларыннан  якыннарына посылкалар күтәреп килделәр, безнең волонтерлар аша адресталарына җибәрделәр. 

"Без-бергә" волонтерлар оешмасы җитәкчесе Гөлинә Иделбаева ярдәм җыю үзәгенең төп координаторы. Гөлинәгә, аның җитәкчелегендә эшләүче барлык волонтерларга махсус хәрби операциядәге егетләрнең ата-аналары, туганнары, хатыннары, балалары зур рәхмәтле. Шулай ук ерак юлга кузгалган егетләребезгә дә олы рәхмәтләрен белдерә алар. Инде барыбыз да ярдәмнәребез исән-сау барып җитсен, юлчыларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсын дигән теләктә калабыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев