Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Актанышлылар хәрби хәрәкәтләр территориясендәге Донецк шәһәренә зур ярдәм әзерли (+фотолар)

Бөек Ватан сугышы елларын китаплардан гына укып белгән буын бүген үзе сынау алдында, нәкъ сугыш чоры әсәрләрендәгечә тылдан фронтка ярдәм әзерләнә.

Хәрби хәрәкәтләр территориясендәге Донецк шәһәре волонтеры  Алена Zабайкальская Актаныштагы  "Без- бергә!" волонтер хәрәкәтенә балаларга атап ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч районыбызда яшәүчеләр бу хәбәргә битараф калмады.

Волонтерлык хәрәкәте  җитәкчесе Гөлинә Иделбаева беренчеләрдән булып сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядә киемнәр, канцелярия әйберләре җыелуын әйтте. Башка коллективлар да сугыш барган тарафлардагы вәзгыятьне күңелләре аша кичереп ярдәмгә ашыктылар.

Алена Zабайкальская карамагында ятим-җилпе 130 бала. Аларның кайберләре балалар церебраль параличы авырулы. Алена Донецкидагы госпитальләр белән дә элемтәдә. Актаныштан хәрби операциягә мобилизацияләнгән егетләр яралангач, безнең волонтерлар аларны Алена аша тиешле кирәк-яраклар белән тәэмин итә алдылар.

- Гөлинә, бүген дә Донецк Халык республикасы балаларына ярдәм җыю дәвам итәме ?

- Әйе, балаларга  киемнәр, аяк киемнәре кирәк, шулай ук канцелярия товарларына да анда кытлык.

- Райондашларыбыз арасында ярдәм җибәрергә теләүчеләр шактый. Сез бары өр-яңа киемнәр генә аласызмы?

- Өр-яңа киемнәр дә алабыз. Шулай ук юылган, үтүкләнгән, пөхтә кием-салымны киелгән булса да кире бормыйбыз. Бары тишек, ертык кына булмасын. Беркем дә үз баласына тишек кием кигерми, үзегез ничек киенер идегез, әйберләр алып килгәндә шуннан чыгып фикер йөртсәгез иде.

"Яшьлек" яшьләр үзәгендә чираттагы ярдәмне җибәрүгә зур әзерлек бара. Авыл җирлекләреннән китерелгән гуманитар ярдәмне волонтер кызларыбыз һәр солдатка җитәрлек итеп бүлеп аерым тартмаларга тутырганнар. Әйтик, борщ, токмач, туган якның шифалы үләннәре, 5 газ баллончигы, 5 юеш салфетка, киптерелгән итләр, бәрәңге һәм башка кирәк-яраклардан тупланган 200 тартманы бүген үк кайнар ноктага озатырга була. 

Гөлинә Финус кызы аерым гаиләләрнең дә солдатларга атап булышуларын аерым билгеләп китте. Лениногорскидан Нуруллиннар, Кәзкәй авылыннан Гайсиннар, Нәҗметдиновлар гаиләсе консервлап  тушенка, яшелчә салатлары, борщлар ясаганнар. Барысы да җиңүне тизрәк якынайту, солдатларга көч-куәт бирсен өчен җан җылысы кушып эшләнгән.

Волонтерлар хәрәкәте төрле яшьтәгеләрне үзенә берләштергән. Арада лаеклы ялдагы апалар активлык белән катнаша. Актанышбаштан Резеда Храмова электән үк хәйрия чараларында катнашып килсә дә, әле болай ук эшләгән юк иде, ди:

-Актанышбаштан махсус хәрби операциядә авылдашыбыз Айнур Гарипов катнаша. Айнур кебек бик күп егетләр бүген ут эчендә. Аларга ярдәм йөзеннән авыл халкы тиз арада 15 мең сум акча җыеп ярдәм исәп-хисап счетына күчерде, 8 тартма әйбер җыелды. "Яшьлек"кә китерелгән әйберләрне бер атна иртәнге 10 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр тартмаларга бүлеп тутырдык. Гөлинә Иделбаева, Гөлназ Гарифуллина, Лилия Гикрамина һәм үзем бернинди ару-талу белмичә эшләдек. Башта ук волонтерлар сафына кушылмавына борчылып та алам. Гәрчә инде аерым биремнәрне вакытында үтәп тордым, өйгә былтыр бәйләнгән оекбашларны китергән иделәр, аларны юып-киптереп бирдем.

Бу сугышны һәркем үзенә кагылышлы санасын иде, чөнки солдатларга ярдәм бик кирәк. Тагын райондашларыма җиткерергә теләгән фикерем- солдатларның хезмәт хакларын санамагыз, аларга гуманитар ярдәм барып җитми дигән сүзләр чыгармасыннар. Безгә бердәм булырга, бергә эшләргә кирәк,- ди Резеда ханым. 

heroes-tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев