Актаныш

Актаныш районы

16+
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Авыл халкының бердәмлеге волонтерлыкта чагыла: Зөбәердән безнең репортаж

Зөбәерлеләрнең махсус хәрби операциядәге сугышчыларга гуманитар ярдәм әзерләүләре чын мәгънәсендә башкаларга матур үрнәк. Менә тагын авыл халкы берләшеп фронт өчен маскировка челтәрләр үрә башлады. Өлкәннәргә каникулга кунакка кайткан кызлар, малайлар да булыша. Алар арасында «Без бергә» коммерцияле булмаган оешмасы гуманитар ярдәм фондының волонтерлык медаленә лаек булган кечкенә Камилә дә бар, аңа нибары 4 яшь.

Авылда балалар бакчасы ябылгач, кечкенә Камилә әнисе Лилия Сәлихҗановага ияреп клубка маскировка челтәрләрен үрергә йөри, әнисе кебек волонтер апаларның кушканнарын үти, әле тасмалар китереп бирә, әле кечкенә бармаклары белән ленталарны нечкә җепләргә бәйли.

 

Бердәм көч белән бер-бер артлы үрелгән маскировка япмалар солдатларыбызга җибәрелә тора. Ә  Зөбәердә махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм әзерләү эшенә педагоглар Ләйлә Сәлихҗанова белән Нурдидә Хаҗипова  нигез сала.

                       Педагоглар алдан бара

35 ел Зөбәер балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Ләйлә Салихҗанованың тормышы махсус хәрби операция башланганнан соң бөтенләй икенче якка борылыш ала. Авыл балалар бакчасы ябылгач, эшсез калган Ләйлә апага башка ишекләр ачыла. Ул авылда  сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм җыюны башлап җибәрә. Аңа беренче көннәрдән үк Түке авыл җирлеге ветераннар советы рәисе, актив өлкәнебез Нурдидә Хаҗипова фикердәшлек күрсәтә. Бүген Ләйлә ханым Актаныш районындагы "Без бергә" коммерцияле булмаган оешманың тулы хокуклы волонтеры.

Авылның хөрмәтле кешеләренең инициативасын авылдашлары хуплап ала, солдатларга бер-бер артлы гуманитар ярдәм озаталар. Ай саен токмач кисүләр оештырыла. Түке һәм Зөбәер балалар бакчасы ябылгач, анда калган барлык простыня, одеалоларны Луганск, Донецк госпитальләренә тапшыралар, җылыткычлар, азык-төлек сакларга капкачлы савытлар, канистралар, контейнерлар җибәрәләр.

Безнең авыл бик бердәм. Ни генә әйтсәк тә, барысы да ярдәм иттеләр. Без аерым эшче төркем булдырдык, - дип уртаклаша Ләйлә ханым. "Без бергә" волонтерлар төркеменең барлык үтенечләре теркәлә, оператив рәвештә үтәлә. Һәм бүген дә алар мохтаҗларга ярдәм оештыруны дәвам итәләр.

Лаеклы ялдагы педагог һәм Түке авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Нурдидә Хаҗипова волонтерлык эше турындагы тәэсирләре турында сөйли:

Кышкы волонтерлык эшчәнлегеннән соң җәен бакча эшләренә керештек. Инде эшләр җиңеләйгәч, яңадан маскировка челтәре үрүне башладык. Июль аенда безгә авылдашлар гына түгел, отпускага, каникулга кайткан авылдашлар, балалар да кушылды. Кичке сигезенче яртыдан унынчы яртыга кадәр клуб фойесы гөрләп тора.  

Өлкәнәя барса да,  иҗтимагый тормышта актив катнашучы Нурдидә апа балаларның булышуы үзе бер тәрбия ул ди: 

Махсус хәрби операциядәге солдатларыбыз Бөек Ватан сугышы ветераннары әтиләребез, бабаларыбызның  данлы эзен дәвам итәләр.

Бу хәлләрдән читтә кала алмыйбыз, егетләргә ничек тә ярдәм итәргә кирәк. 

 

                      Маскировка челтәренә ихтыяҗ зур

Зөбәер волонтерларына челтәр үрү өчен материалны "Без бергә" фонды җитәкчесе Лилия Гикрамина заказ биреп кайтарган.  9 х 6 метр зурлыктагы ике челтәр үреп фондка тапшырганнар инде,төрле ысуллар кулланып ясыйлар, элек дулкынлы ысул белән үргәннәр, хәзер бәйләп куялар. Һәр төркем үз эше белән шөгыльләнә: берәүләр тигез итеп тасмалар кисә, икенчеләре ятьмәгә тасмалар тага. Челтәрләрне тагы да нәтиҗәлерәк итү өчен яңа методлары барлыкка килгән, аскы өлешләренә өстәмә тасмалар беркетәләр.

                       Зөбәер егетләре сынатмас

Ятьмәләр танкларны, машиналарны һәм блиндажларны каплау өчен бик кирәкле япма. Солдатлар аларны еш сорый, шуңа да волонтерлар үрүләрен дәвам итә. Авыл халкы махсус операциягә киткән авылдаш солдатлар өчен борчылып, алардан хәбәр көтә: Марат Салихҗанов, Рафил Солтанов, Айгиз Тимиров бүген ут эчендә, яраланып кайткан Марат Җәмилов һәм Илнур Хәкимов әле авылда тернәкләнү узалар.

Ләйлә апаның күңеле Зөбәер балалар бакчасында тәрбияләнгән Марат Сәлимҗановны искә алганда аеруча нечкәрә. 2022 елда армия сафларына хәрби хезмәткә алынган Марат Мәскәүдә хезмәтен тәмамлагач, махсус хәрби операциягә барырга контракт төзи. Хәзер ул икенче тапкыр килешүгә кул куеп Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшә. 

Шушы көннәрдә Маратка атап Минзәләдән коры ашлар кайтарттык, махсус аның өчен маскировка челтәре һәм посылка җибәрдек. Видеошалтырату аша аралашабыз, ул авылдашларга ярдәм өчен нык рәхмәтле,-  ди Ләйлә апа.

                       Актанышның иң яшь волонтеры Зөбәердә яши

Маратның иң кече сеңелесе Камиләгә нибары 4 яшь, әмма ул инде актив ярдәме өчен «Без бергә» фондының волонтерлык медале белән бүләкләнгән. Балалар бакчасы булмагач, Камилә ел буе әнисе Лилиягә ияреп көн саен клубка йөри, маскировка челтәрләрен үрүдә катнаша, илебез сакчыларына ярдәм күрсәтә. Биш бала әнисе Лилиянең уртанчы улы Айрат тиздән хәрби хезмәткә китәргә җыена. Болай да ут эчендәге ананың бар теләге: «Дөньялар тынычлансын, улларыбыз исән-сау туган якка кайтсын!»

                        Сугышчы әниләре дә безнең сафта

Тагын бер батыр сугышчы Марат Җәмилевның әнисе Миләшә дә актив волонтер. Хәзер Марат авылда тернәкләнү уза. Операциядән соң аякка басуы гына авырлык белән бара. «Тиздән дөньялар тынычланыр, барыбыз да матур тормышта яшәрбез. Барлык әниләрнең теләген тагын бер кабатлыйм: кадерле балаларыбыз исән-сау гына булсын!»

                        Игелек кылу- балачактан

Маскировка челтәре үрү балаларның шат авазлары, күңелле сөйләшүләр белән бергә дәвам итә. Каникулга әби-бабаларына авылга кунакка кайткан балалар да клубка килә. кызлар, малайлар буш вакытларын заяга уздырмыйлар, кул арасына керәләр, әбиләренә булышалар.  Чаллыдагы 40 нчы мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Алинә Фәррахова энесе Азат белән шәһәрдә дә гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Каникулга кайткач, волонтерлык эшчәнлеген дәвам итә, авыл апалары белән маскировка челтәрләре үрә.

 Волонтерлар- безнең заманның чын геройлары, аларның тырышлыгы күпләрне игелекле гамәлләргә илһамландыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев