Актаныш

Актаныш районы

16+
#БЕЗ- БЕРГӘ!

«Без бергә» фонды директоры Лилия Гыйкрамина фронттагы солдатларга әзер боткалар пешерә

Тынгысыз җанлы, үз дигәненә ирешми тукталмый торган «Без бергә» фонды директоры Лилия Гыйкрамина махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга җанын бирергә дә әзер. Инде берничә тапкыр кайнар ноктага кадәр үзе руль артында баруын исәпкә алсак, аның үҗәт тә, тырыш та, максатчан да икәне һәркемгә яхшы аңлашыла. Волонтер, бу юлы бернинди шартлар булмаган эш кабинетында, солдатларга тиз арада пешереп ашау өчен итле, җимешле боткалар ясарга керешкән.

Йөргәнгә йон иярә дигәндәй, башка район волонтерлары белән ныклы элемтә урнаштырган Лилия Әхнәф кызы очрашкан саен аларның ни белән шөгыльләнүләрен кызыксынып күзәтә. Минзәлә, Менделеевск районнарында инде коры ашлар ясау күптәннән гамәлдә. Фронттагы солдатлар тиз әзерләнә торган боткалар булмасмы дигәч, тәвәкәлләп бу эшкә тотына һәм шушы көннәрдә генә 150 данә савытлы боткалар әзерләгән.

— Көнгә 30-31 пакет ботка ясыйм. Дөге белән ит, тавык ите белән карабодайдан тефтели эшләдем, соңгысын егетләр нык яраталар. Рецептларны башка район волонтерларыннан да сорадым, төрле видеолар  карадым, -дип яңа шөгыле белән таныштыра ул безне.

— Иң беренче эшегез нидән башлана?

— Кош станциясе тотучы эшмәкәр Айзат Газизьянов 25 түшкә тавык ите бирде, аларны туңдыргычта саклыйм. Иртән килүгә — тавык сөякләреннән бульон кайнатырга куям. Филесын аерым турап, алдагы көнне маринадлыйм. Иртәнгә әзер дә була. Иң элек реторт-пакет эченә ит, аннан карабодай, өстенә томатта кыздырылган суган белән кишер салам. Һәм өстенә бульон коям.

Лилиянең «тушенка»лар ясарга бар җиһазы да бар. Төргәкләрне кайнар җөй белән ике тапкыр беркетә һәм «Автоклав» аппаратына 8 сәгатькә пешерергә куя. Эш сәгате беткәндә пакетларны зур кастрюльдән алып китә. 

Авыл җирлекләре «Без бергә» волонтерлары белән һәрчак элемтәдә. Зөбәер авылы волонтерлары кишер, суган, чөгендер китергәннәр, Чишмәбашта яшәүче Илгиз белән  Рәзилә Гыйздәтуллиннар пакетлар кайтарта. Акчалата ярдәм итүчеләр дә шактый. Бу эшкә сез дә кушыла аласыз, дуслар. Ярмалар, итләр, яки башка кирәк-яраклар әле бик күп кирәк. 

Лилиянең тиз әзерләнә торган боткалар ясавының тагын бер сәбәбе- тиздән ул Донецк өлкәсендәге якташларыбызга тагын бер гуманитар ярдәм алып барырга җыена. Актаныштан «Газель» йөк машинасы махсус хәрби операция зонасына 15 апрельдә юлга кузгалачак. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев