Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

«Без бергә» хәйрия труппасы Яңа елда беренче концертын Актаныш халкына тәкъдим итте

«Без бергә» хәйрия труппасы Яңа елдагы беренче концертын бүген Актаныш халкына тәкъдим итте.

Махсус хәрби операция башлану белән «Без бергә» волонтерлар төркеме оешып батыр егетләребезгә төрле яклап ярдәм күрсәтеп килә. Җырга-моңга бай, сәләтле райондашларыбыз исә неонацизм белән көрәшүче егетләребезгә булышу максатыннан нәкъ шундый ук исемдәге концерт труппасы төзеде.

 Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм йөзеннән ике елдан артык Актаныш районы авылларында, шулай ук ут күршеләребез булган Мөслимдә, Минзәләгә, терәлеп торган Башкортостан авылларына барып бик матур эчтәлекле тамашалар тәкъдим иттеләр.

Концерттан кергән акчалар «Без бергә» хәйрия фондына күчерелде,  әлеге суммалар яу кырындагы солдатларга гуманитар ярдәм әзерләүгә зур өлеш булды.

Быел исә «Без бергә» труппасының беренче концерты Актанышның «Яшьлек» яшьләр үзәгендә узды. Алып баручы Алмазия Хаҗиева үзенең патриотик җырлары белән башлап җибәрде аны. 

Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова «Без бергә» артистларының тәүге чыгышларына фатиха биреп җырчы-биючеләргә уңышлар теләде, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә булышучыларга изге теләкләрен җиткерде:

-Райондашларыбыз, битараф булмыйча, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм итәләр, зур рәхмәт сезгә, игелекле райондашларыбыз. Якшәмбе көнне Актаныштан уналтынчы гуманитар ярдәм төягән йөк машинасы юлга чыгачак. Барлык волонтерларыбызга шушы зур ярдәмне әзерләүдәге хезмәтләре өчен аеруча рәхмәт. Туган яклардан киткән шушы ярдәмебез егетләребезгә җиңү белән кайтырга ярдәм итсен иде. 12 гыйнвар көнне мөмкинлеге булган райондашларны җыелган  ярдәмнәрне йөк машинасына төяүдә булышырга чакырып калам , – диде Дилбәр Миркасыйм кызы.

Дилбәр Әнвәрова Актаныш районының күренекле волонтерлары, армый-талмый «Яшьлек» яшьләр үзәгендәге штабта эшләүче хатын-кызларыбыз- Фирдания Нуруллина, Гөлназ Гарифуллина, Лилия Гыйкраминага Актаныш муниципаль районында көмеш волонтерлыкны үстерүдә зур шәхси өлеш кертүләре өчен "Татарстан иреклелеге" мәгълүмат ресурс үзәге башкарма директоры Айрат Мөхәммәтшинның «Рәхмәт хаты» белән бүләкләде.

Тамашачыларга бу юлы төрле тармакларда хезмәт куючы сәләтле райондашларыбыз матур җырларын бүләк итте. Рөстәм Камалиев, Айгөл Мирзанурова, Айнур Касыймов, Сирина Юнысова, Илнур Могътазиров кебек ике елга якын «Без бергә» концертларын куеп йөргән  тәҗрибәле һәвәскәрләргә сәнгать сөюче башка егет-кызларыбыз өстәлде. Алар арасында мәктәп укучылары да бар иде. Шөкер балаларыбыз кечкенәдән изге гамәлләр кылырга өйрәнеп, игелеклелекне яшәү рәвеше итеп үсеп киләләр. 

Һәр чыгышны залдагылар алкышлар белән хупладылар. Артистларның да, тамашачыларның да теләге бер: «2025 ел Җиңү елы булсын!»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев