Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Гади хуҗабикә, флорист-сатучыдан «Без бергә» волонтерлык лидерына әверелгән Гөлинә Галимова: Моңарчы күз алдына да китерә алмаган эшләр эшлибез

Татарстан Республикасыннан махсус хәрби операциядә катнашучы 470 ир-егетебез орден-медальләр белән бүләкләнгән. Актаныш районыннан өч батырыбыз «Батырлык» орденына лаек булды.

Башка райондашларыбыз да төрле дәрәҗәдәге хәрби бүләкләр белән хөрмәтләнде. Сугышчыларыбыз бүләкләнер өчен генә көрәшми, алар безнең тынычлыгыбыз, дөньядагы гомумкешелек кыйммәтләренә каршы неонацизмның тамырына балта чабу өчен ут эченә керә. Бөек Җиңүгә тылдагы райондашларыбыз-волонтерларыбыз да тырыша.

"Без бергә" волонтерлык хәрәкәтенә кушылучылар саны көннән-көн арта. Алар арасында эшмәкәрләр, бала ялында утыручы яшь әниләр, мәдәният хезмәткәрләре, лаеклы ялдагы апа-абыйлар, җитәкчеләр һәм башка һөнәр ияләре бар. Мәктәп укучылары да хәйрия акцияләрендә актив катнаша.

"Без бергә" хәйрия концертында Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Камил Әхмәтгалиев барлык волонтерларга олы рәхмәтен белдереп иң активларына үзенең рәхмәт хатларын тапшырды. 

Гап-гади хуҗабикәдән район волонтерлык хәрәкәтенең лидерына әйләнгән Гөлинә Галимова  барлык волонтерларга рәхмәт хисләрен әйтте:

- Моңарчы гап-гади хуҗабикә, флорист-сатучы идем. Хәзер моңарчы күз алдына да китерә алмаган эшләр эшлибез. Нооскилар да бәйләдек, ярдәм тартмалары да тутырабыз. Итләр киптерәбез, маскировка челтәрләре үрәбез, окоп шәмнәре ясыйбыз. Безнең волонтерларның күпчелеге - мобилизациягә киткән егетләрнең тормыш иптәшләре, әниләре. Калганнары- киң күңелле кешеләр. Рәхмәт аларга! "Без бергә" волонтерлык хәрәкәте артистларына да зур рәхмәт! Аларга авылларга хәйрия концертлары белән чыгыйк дигәч, без-риза! дип әлеге эшкә тотындылар. Узганелның сентябреннән декабренә кадәр концертлар куйдык. Кичләрен гаиләләренә бирәсе вакытта безнең белән булдылар. Актаныш халкына, телеграммдагы "Без бергә" волонтерлык хәрәкәте чатындагы күрше-тирә район-шәһәр кешеләренә, чит төбәкләрдә яшәүчеләргә зур рәхмәт. Соңгы ике айда ярдәм итүчеләр тагы да артты.  Бердәмлектә-көч! Егетләребез исән-сау булсыннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев